поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.05.2017 Фаҗига

Фаҗига: әнисе газиз кызын чемоданга салып диңгезгә ташлаган

Италиянең Римини шәһәре балыкчылары диңгездә чемодан тапкан. Кемдер аны югалткан һәм эчендә хуҗасы турында мәгълүмат юк микән дип ачсалар, шаккаталар: анда полиэтиленга төрелгән хатын-кыз мәете була.

Полиция ачыклавынча, ул - 27 яшьлек Уфа кызы Екатерина Лактионова. Озак авыруыннан соң, мәңгелеккә күзен йомган кызның әнисе, кайгыдан нишләргә белми, баласының мәетен диңгезгә ыргыта.

Экспертиза раславынча, кыз анорексия белән авырган һәм шуннан үлгән. Чемодан табылгач, полиция хезмәткәрләренә бу хәбәрне кызның әнисе - Гөлнара Лактионова үзе җиткерә. Янәсе, кызының мәете белән бер атна яшәгәннән соң, кайгыдан бу акылсыз адымга барган.

Моннан берничә ел элек, Гөлнара Лактионова Уфадан Италиягә эш эзләп китә. Тиз арада сиделка булып урнаша һәм берничә ел дәвамында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли.

- Кызын ул әнисе белән Башкортстанда калдырды. Ə Элекке иренә, күрәсең, кызы кирәк түгел иде, чөнки тәбрия эшендә катнашканын күргәнебез булмады. Игътибар җитмәгән кыз, ничек тә тирә-яктагыларны үзенә каратмакчы булды, - ди гаилә танышлары.

Мәктәпне тәмамлагач, Катя хокук факультетына укырга керә. Əмма кечкенәдән килгән топ-модель булу хыялы аңа тынгы бирми. Максатына ирешер өчен, болай да ябык булган кыз, диеталарга утырып, тырышып ябыга башлый.

- Без бер төркемдә укыдык, гел аралаштык, бергәләп кичәләргә йөри идек. Аның белән күңелле иде. Əмма 3-4 курсларда: "Əйдә безнең белән буфетка", - дигән тәкъдимне кире кагып, "Мин су эчтем инде", - дип җавап бирә башлады. Су, кефир, кишер, алма - бар ашаган әйбере шулар иде. Чыгарылышка бөтенләй ябыкты: озын буена авырлыгы 40 килограмм да булмагандыр, - ди төркемдәше Эльнара Хәбибуллина.

Катяны Уфа модельлек агенстволары эшкә алмый һәм кыз әнисе янына Италиягә юл тота. Əмма монда да аны көтеп тормаганнар, чөнки бар фирмалар да кире кага. Депрессиягә бирелеп, кыз тагы да ныграк ябыга. Берничә тапкыр Римини дәваханәсендә дә ятып чыга, әмма дәвалану яхшы нәтиҗә бирми. Үлгәндә 174 сантиметр буйлы кызның авырлыгы 35 килограмм була. 

- Əнисен гаепләмибез... тик белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итеп, нигә ул кызын коткармаган? Ни өчен аны диңгезгә ыргытырга булган? – ди Гөлнараны белгәннәр.

Фаразлар буенча, әни кешенең, чит илдә кызын җирләргә акчасы булмаган. Əлеге хезмәт Европа илләрендә ким дигәндә 2500 евро (150 мең чамасы) тора.

Бүгенге көндә Гөлнара Лактионова өй арестында. Кызының язмышы турында әтисе бер әйбер дә белми.

- Белмим, җирләделәрме, яки кремацияләделәр микән?! - дигән ул Уфа журналистларына.

Хәзерге вакытта Италия полициясе әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Моннан тыш, әни кеше җинаять эзләрен яшергән өчен дә җавап бирергә тиеш булачак. Хокук белгече сүзләренчә, Гөлнара Лактионованы ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре мөмкин.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»