|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2017 Мәдәният
Тинчуринлылар Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)11 майда Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме булып китте. Ниятләре изге – Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтү. Бу көнне артистлар Арчада гына өч урында чыгыш ясадылар. Шәһәр мәктәпләре укучылары өчен район мәдәният йортында, студентлар өчен Арча педагогика көллиятендә һәм өлкәннәр – сугыш һәм тыл ветераннары өчен өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында. Алар Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” спектаклен тәкъдим иттеләр.
--- |
Иң күп укылган
|