поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.05.2017 Җәмгыять

“Океан”ны да буйсындырган чын “Кызыл директор” ул...

Биредә башка көннәрдә дә кеше өзелми. Ә май бәйрәмнәрендә икеләтә күп. Ни әйтсәң дә, элеккеге «Океан» кибетенең (хәзер ул "Магнит семейный" дип атала) Самара халкы арасында абруе бик зур. Күпләр аны 1976 елның мартыннан, беренче ачылган көненнән бирле, үз итәләр.

Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр фирманы милләттәшебез Сания Ибраһим кызы Каюмова җитәкли.

Сүзебез шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче «Океан» фирмасының  алыштыргысыз җитәкчесе (аны Советлар вакытында “Кызыл директор” дип атыйлар иде), атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы Каюмова турында.

Миңа берничә тапкыр аның өендә ифтар һәм корбан мәҗлесләрендә булырга насыйп итте. Моңа кадәр шундый тәмле итеп пешерелгән милли ризыкларыбызны бер генә төштә дә ашаганым булмагандыр, мөгаен. Телеңне йотарлык токмачлы шулпаларны, тутырмаларны, гөбәдияләрне, бә¬лешләрне, өчпочмакларны бары тик Сания апа гына шулай пе¬шерә беләдер.

— Мин кечкенәдән аш-су әзерләргә ярата идем, — дип сөйли ул. — Бу миңа әнием тарафыннан бирелгәндер. Ул мәрхүмә юк кына әйберләрдән әллә нәрсәләр пешерә һәм гади табынны да бәйрәмгә әйләндерә торган иде.

Тик ул елларда табыннар артык мулдан булмаган¬нар шул. Ибраһим абзый белән Таи¬фә апа өйләнешкәч, егерменче ачлык елларында Татарстаннан баштан Кинель-Черкасска килеп урнашканнар, аннан Богатое¬га күчкәннәр һәм биредә тире җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Апасы Гөлҗиһан һәм абыйсы Закирдан соң өченче бала булып Сания туа. Ачлыктан соң бераз гына тернәкләнеп, ипигә туена башлаган гаиләгә тагын бәхетсезлек килә: әтиләре Ибраһим абый кинәт кенә үлеп китә. Өч бала белән ятим калган Таифә апа Богатоеда озак еллар утиль-сырье складында эшли.

— Ятим калсак та, ач-ялангач булмадык. Атыбыз, сыерыбыз, тавыкларыбыз бар иде, — дип исенә төшерә Сания апа. — Без яшәгән Степановка бистәсе көнбагыш мае эшкәртү заводы янында урнашкан булып, биредә күп¬ләп татарлар да яши иде ул вакытларда. Шуңа күрә яшь¬тән татарлар арасында укмашып үстек. Күрше татар кызлары белән Америкадан яр¬дәм йөзеннән алынган кокос чиклә¬векләрен ашаганыбыз әле дә хәтеремдә.

Закир абыйсы Ленинградка китеп урнаша да, Киров заводында эшли, сугыш елларында Свердловски шәһәренә эвакуацияләнеп, гомеренең соң¬гы сулышына кадәр шунда уздыра. Гөлҗиһан апасы да кияүгә чыгып, Богатоеда озакка төпләнеп кала. Ә Таифә апа тәвәккәлләп йортын сата да Кинель-Черкасс тирә-сендәге Тимашевога, апасы янына күченеп, Сания белән шунда яши башлый. Тик тагын бәхет озакка бармый. Ел ярым үтүгә Таифә апа вафат була. Әле 16 яшен генә тутырган, сигезенче классны тәмамлаган Сания тулы ятимгә әйләнә.

Әмма тормыш гел югалтулардан, үкенечләрдән генә тормый. Болытлар арасында кояш та бар бит әле. Санияне әнисенең апасының судья булып эшләүче кызы Куйбышевка алып китә. Биредә кыз Нәгыймә исемле апа белән очраша һәм аларга фатирга керә.

Тиздән киң профильле сатучылар әзерләүче ике еллык училищены тәмамлаган Сания¬не иптәш кызы белән бергә Красная Глинка бистәсендә Сок елгасы аша күпер төзергә Кременчук шәһәреннән китерелгән 700 кешелек отрядка хезмәт күрсәтү өчен кибетче итеп эшкә җибәрәләр. Унсигез яшьлек кызның үҗәтлеген, тырышлыгын биредә бик тиз күреп алып, җитәкчеләр аңа җитди эшләр тапшыра башлыйлар.

Гап-гади татар кызының сәүдә карьерасы тауга таба үрмәләргә тотына. 19 яшендә ул инде берьюлы ике ипи кибетенә җитәкчелек итә, аннан соң аны зур азык-төлек кибете директоры итеп билгелиләр, бер үк вакытта Сания читтән торып сәүдә институтында укый. Аның шәхси тормышында да үзгәрешләр булып ала. Кыз Богырысланнан килгән Әнгам исемле итагатьле татар егете белән таныша. Тумышы буенча ул Камышлы районының Иске Усман авылыннан, заводта станокта эшли икән. Яхшы эшләгәне өчен үзенә аерым 11 метрлы бүлмә дә бир¬гәннәр.

Озак та үтми, Нәгыймә апалар фатирыннан гөрләтеп туй төшерәләр. Берничә ел узгач, яшь гаилә, ссуда алып, үзләренең беренче йортларын салып керә. Шул яшеллеккә төренеп утырган Чирмешән урамында бер-бер артлы Флюра исемле кызлары һәм Әскар исемле малайлары туа. Шәһәр шартларында яшәсәләр дә, алар балаларына да чын милли тәрбия бирергә тырышалар.

— Үз әти-әниемне яшьли югалткангадыр инде, — дип сөйли Сания апа, - каенатам белән каенанамны чын күңелемнән хөрмәт итә идем.
Әтием Иблиәмин дә, әнием Гөлмикамал да гомер¬ләре буе миңа «кызым» дип яшәделәр. Җәй айларында бө-тен гаиләбез белән алар янына Богырысланга кунакка кайта торган идек.

Сания апаның Әнгам абыйга, балаларына, оныкларына карата булган җылы мөгамәләсен сөйләп тә, аңлатып та булмас кебек. Шуңа күрә башкалар да аңа шундый ук изгелек белән җавап бирергә тырышалар. Самараның Клиника хастаханәсендә хирург булып эшләүче кияве Әнвәр Габбазовның аңа - әбисенә, ягымлы итеп: «Әни!» - дип эндәшүе генә дә ни тора?!

Шулай итеп, бүген Сания апаның алты оныгы һәм оныкчыклары бар. Бик тә бай кеше ул. Сания апа барысына да кирәкле, иң якын кеше, чөнки ул гаиләсе өчен җанын дә жәлләми. Әле хәзер дә балалары, үзләре инде олыгайсалар да, оныклары үсеп җитсәләр дә, Сания апа алар өчен гел борчылып тора.

Әнгам абый гына моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Нишлисең бит, дөнья шундый инде ул: шатлыклары да, кайгылары да бар.
Сания апа Каюмова өлкә¬бездә үткәрелгән хатын-кызлар бәйгесендә иң яхшы җитәкче хатын-кыз номи-нациясендә җи¬ңеп чыккан иде. 2011 елда ул күптәнге хаҗга бару хыялына да иреште.

Бик тә татар җанлы кеше ул Сания апа. Хәзер дә Казаннан артистлар килгәндә, яки Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле үзенең концерт программаларын күрсәткәндә, һәрвакыт зур чәчәк бәй¬ләмнәре, төрле затлы конфетлар күтәреп килә һәм аларны ихлас күңелдән бүләк итә. Сания апаның «Бердәмлек»нең унъеллык юбилеена китергән «Кызыл розалар»ы әле бүген дә күз алдыбызда балкып, тирә-юньгә хуш исләр таратып торалар сыман. Ә хәзер “Бердәмлег”ебезгә 27 яшь инде. Аның Самараның Җәмигъ мә¬четен төзегәндә төзү материаллары белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтүен әйтеп тә бетерерлек түгел.

- Гомернең ничек үткәнен сизми дә калганмын, - ди моңсу елмаеп, Сания апа, - димәк, начар яшәмәгәнбез. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, хәерле гомер биреп, шулай шатлыкта яшәргә язсын иде.

Туган көнендә Сания апаны олуг юбилее белән котларга гаилә әгъзалары да, күпсанлы туганнары, дуслары, танышлары да, бергә эшләгән хезмәткәрләре дә җыелачак, һәм юбиляр, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре эчендә калачак.

Менә шундый ул, 85 яшендә дә яраткан хезмәтен ташламыйча, “Океан”ны буйсындырган Сания апабыз. Туган көнең котлы булсын. Сиңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, эшеңдә һәм тормышыңда уңышлар телибез.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 15.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»