|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2017 Мәдәният
Ганс Сәйфуллин белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булдыКичә хәбәр итүебезчә, Татарстанның халык артисты, танылган композитор Ганс Сәйфуллин якты дөньядан китте. 4 инсульт кичергәннән соң озак вакыт комада ятып рәткә килә алмады ул. Мәшһүр музыкант белән хушлашу кайда һәм кайчан булачак? Шул билгеле булды. Шулай итеп, җомга көн 12 майда Татар дәүләт филармониясендә композиторны соңгы юлга озатачаклар. Филармониянең адресы - Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73 йорт. Хушлашу сәгать 10.00га билгеләнгән. Шуннан соң Ганс абыйның туган якларына Баулы районына алып кайтып китәчәкләр. Ул шунда җирләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|