|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2017 Мәдәният
Илзидәнең моң дәрьясыХыялларыңны тормышка ашыру теләгең көчле булса, авырлыкларын сизмисең. Кечкенәдән үк җырларга яратучы Илзидә Госманова шул фикердә. Сәхнә тормышы белән янып-көеп йөрүче җырчы икенче ел рәттән моң сөючеләрне музыкаль тамашалары белән куандыра. – Илзидә, исемең үзенчәлекле, сирәкләр рәтендә, мәгънәсе нинди аның? – Синең хакта күбрәк беләсе килә… Элек-электән гаиләбездә бер генә бәйрәм дә гармунсыз, җырсыз үтми иде, хәзер дә шулай. Әти-әнинең парлап җырлаганы бүгенгедәй күз алдымда. Аларга охшап, без дә авылда булган һәр концертта катнашып, җырлап үстек. Әмма җырчы булам дигән хыялымны шактый еллар узгач кына тормышка ашырырга насыйп булды. Нинди генә кызыклы, акчалы эштә эшләсәң дә, күңел барыбер үзең теләгәнне эзли икән. Минем белән дә шулай булды. Мәктәптә балалар укыттым, редакциядә эшләдем. Тик эштән кайткач, кайчак: “Бу минеке түгел бит”, – дип елый идем хәтта. Шуннан зур сәхнәгә чыгу турында уйлана башладым. Халык алдында чыгыш ясар өчен туйлар-мәҗлесләр алып бардым. Редакция коллективы белән “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштык, “Һаман яратам” дигән җыр белән беренче урынны алдым. Анда чыгыш ясагач, бөтенләй канатланып киттем, җырлар яздырып, радиога бирдем, концертларда катнаштым. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтан вокал дәресләре алдым. Хәзер инде иркенләп, бөтен күңелемне биреп җырлыйм. Үз төркемем белән шәһәр-авылларда концертлар белән йөрим. Мәктәптә укучылар белән дә эшлим: концерт-конкурслар оештырам. Узган көздә Казан сәхнәсендә “Хан кызының хак төше” дип аталган тәүге концертымны куйдым. Бу сезонда “Мәхәббәткә сәяхәт” дигән программа әзерләдем, аны 16 майда Филармония концертлар залында Казан тамашачысына тәкъдим итәчәкмен! – Бүгенге эстрадада үз урыныңны табу җиңел түгелдер. – Иҗади сәфәрләрең ничек уза? – Күп җырчылар, тамашачыларны шаккатыруы бик кыен хәзер, дип сөйли. Син нинди фикердә?
Ире Әхтәм белән. Улы Ринас, кызы Ландыш.
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|