|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2009 Юмор
БОРЫНГЫ ЫРУГ ҺӘМ КАБИЛӘ БЕЛӘН СЕЛЬСОВЕТ ИДАРӘ ИТКӘНМин мәктәптә 24 ел тарих фәне укытам, класс җитәкчесе булып эшлим. Менә инде 10 ел класс сәгатьләрендә балалар белән булган кызыклы хәлләрне теркәп барам. Шуларның берничәсен сезгә дә җибәрәм. Кычкырмадыгыз бит, шуңа күрә парта астында йөрдем.
Борынгы кешеләр мамонтны тоткач, бик бәхетле булганнар. Шуңа күрә үземнең дә борынгы кеше буласым килеп китте.
Борынгы ыруг һәм кабилә белән сельсовет идарә иткән.
Борынгы кабиләләрдә аллаларның итләре күбрәк булсын өчен дип, кешеләрне корбан иткәннәр.
Бөек Карл дәүләт белән менә ничек идарә иткән: алдан боерыгын бер абыеңа әйткән. Шул абый атка утырып башкаларга әйтеп йөргән.
Англия короле Карл I-нең икенче параграфта башын кискәннәр.
Миңа урта гасыр шәһәрләре пычраклыгы белән ошады. Әйтик, урамда барганда йоклап китсәң, тәрәзәдән өстеңә пычрак су килеп төшә дә, шундук уянып китәсең.
Бу үзгәреш халыкның ачуын чыгара, алар психлана башлыйлар һәм революция башлана.
Ельцин үзенең яхшы реформаларын башлап җибәргәч, халык тагын да начаррак яши башлады.
Советлар Союзында Петр I бик күп реформалар үткәргән.
Тәтеш районында 100 мең ел яшәгән кешеләрне тапканнар.
Минем әти әйтә: "Сталин белән чагыштырганда Ельцин бераз кеше икән. Менә ике ел инде эшләмичә ятсам да, Себергә озатучы кеше юк", – ди.
Миңа борынгы Олимпия уеннары бик ошады. Анда бит, үгез күтәрүче кешеләргә кадәр булган. Ә менә безнең авылда бозау күтәрә алучы ир-атны да таба алмыйсың.
Илдус ТИМЕРБУЛАТОВ |
Иң күп укылган
|