поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.05.2017 Милләт

Әхмәтгали абый (ХӘТЕР-ХАТИРӘ)

Картаеп, егәрлекләре кимегәч, Әхмәтгали абый карчыгы Фахирә апа (икенче хатыны) белән Камышлыдан Богырыслан шәһәренә уллары Минсәгыйть һәм киленнәре Солтания янына күчеп яши башлаганнар иде. Мин хатыным Фатыйма белән, еш булмаса да, барып, аларның хәлләрен белеп тора идек.

Шундый очрашуларның 1993 елның июлендә булганы хәтердә нык уелып калган. Әхмәтгали абыйның 90 яшьлек юбилее якынлашып килә иде инде. Хатыны Фахирә апа берничә ел элек вафат булып, хәзер абыебыз көннәрен берүзе генә үткәрә иде. Шулай да ул үзен ялгыз хис итми, янында һәрвакыт якын кешеләре - улы, килене, оныгы Гөлнара һәм өч яшьлек оныкчыгы Руфат. Алар аңа ялгызлыкны тоярга бирмиләр.
Әхмәтгали абый, безнең ки¬лүе¬без хөрмәтенә I һәм II дә¬рәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары һәм төрле сугышчан медальләре тагылган пиджәген киеп алгач, берничә яшькә яшәреп киткәндәй булды. Әйтерсең лә, алдыбызда ай-ай ярымнан туксан яше тулачак карт түгел, көчле, киң күкрәкле һәм иңле ир-ат утыра иде.

Әхмәтгали абый күптән үткән сугышчан фронт елларын исенә төшерә башлагач, тагын да җанлана төшеп, вакыты-вакыты белән аның күз карашы җитдиләнеп, күзләрендә ниндидер чаткылар уйный иде кебек. Бәлки, ул бу мизгелләрдә үзен тагын бер кат кулына автоматын тоткан, сугыш утына ташланырга әзер булган яшь Сталинград сугышчысы итеп күз алдына китергәндер.

Шул вакытлардан бирле ярты гасырдан артыграк гомер үтеп китүгә карамастан, Әхмәтгали абый дәһшәтле, канкойгыч сугыш чорының һәр мизгелен диярлек исендә тотып, аларны хәтерендә саклап йөрткән. Әйе, тыныч, яхшы гаилә тормышыңны, яңгыравык исемле яраткан хатының Фатыйманы, кечкенә балаларыңны ташлап китәргә мәҗбүр иткән үлем, кан белән тулган бу елларны ничек онытып булсын икән?..

1942 елның июль башында Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсенең Камышлы авылында туып үскән Әхмәтгали Әхмәтвафа улы Сафиуллин Щорс исемендәге 45нче тукчылар дивизиясе составында Сталинград фронтына җи-бәрелә. Ул бу вакытта сугыш авырлыкларының бөтенесен дә яхшы белүче сугышчы була инде. Шушы кыска гына вакыт эчендә Әхмәтгали абый фашистлар белән Тула һәм Орел шәһәрләре янында сугышырга, үз күзләре белән үлемне дә, батырлыкны да, куркаклыкны да күрергә өлгерә. Орел шәһәре янындагы сугышта яралану алгач, аны кыр госпиталенә озаталар. Ә дәваланып, яралары төзәлгәннән соң, үзе кебек үк башка сугышчылар белән эшелоннарга төяп, яңадан алгы сызыкка - бу юлы Сталинград фронтына, шәһәрне сакларга җибәрәләр.

...Әхмәтгали абый, күрәсең, ниндидер авыр сугыш вакыйгасын исенә төшереп, ешрак, тирәнрәк сулыш ала башлый. Дәү бабасының күңел халәтен аңлагандай, оныкчыгы Руфат аны кочакларга, үбәргә тотына. Бабай тынычлан, янәсе, барсы да яхшы, тирә-юньдә тынлык һәм тынычлык, ә син дулкынланасың. Бабасы сау-сәламәт булганда, өч яшьлек Руфатка да күңелле, күңеле тыныч аның.

Әхмәтгали абыйның башында истәлекләр, дәһшәтле сугыш вакыйгалары өермәсе. Сталинград шәһәренең “Красный Октябрь” трактор заводы цехларының берсендә аңа автоматын кулына тотып вахтада торырга туры килгәндә, ул яңадан бу якты дөньяда яшәрмен, балаларымны кочаклый, ә аннан соң онык¬ларымны һәм оныкчыкларымны да назлый алырмын дип уйладымы икән?

Һәм менә тормыш үзенең яңадан-яңа елларын саный тора. Әгәр уйлап карасаң, туксан ел гомер начар түгел бит, күпләргә ул насыйп та булмый. Әнә өч кечкенә баласын кочаклап аны сугышка озатып калган, аннан аларны бу ач-ялангач һәм салкын елларда берүзе тәрбияләгән, ә сугышта нык яраланып кайткан ирен каршы алганнан соң, аңа әле тагын дүрт сабыйны бүләк иткән беренче яраткан хатыны Фатыйма да 50 яшен тутыруга, аларны калдырып, бакыйлыкка күчте бит. Аларның сугыштан соңгы авыр елларда үзе өчен иң дөрес юлны табып, хәрби хезмәтне сайлаган һәм подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән өлкән Әсгать улларының да гомере озын булмады. Ул 54 яшен тутырганда, якты дөньядан вакытсыз китеп барды. “Эх, нигә соң яшьләрнең шулай бик иртә йөрәкләре туктый икән? – дип уфырып сызлана Әхмәтгали абый.

Аның ике кызы - Мәрьям белән Мәдинә дә шулай ук дөньядан бик иртә киттеләр шул. Икенче хатыны, сугышта һәлак булган фронтовикның яшьли тол калган хәләл җе¬фете (ул Әхмәтгали абый белән 30 елга якын бергә яшәп, аның белән шатлыгын да, кайгысын да бүлешкән, кечкенә балаларын үстереп, зур юлга чыгарган, 90 яшьлек сукыр анасы Бибиәсма әбине дә тәрбиядә тотып, бөтен мөселман йолалары буенча соңгы юлга озат¬кан) Фахирә апа да дөньяда юк инде. Аның үтенече буенча ул үзенең туган авылы Камышлыда җирләнгән. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Ә Әхмәтгали абый балалары, оныклары, оныкчыклары шатлыгына һаман яшәвен дәвам итә. Богырысланда, Минсәгыйть улының гаиләсендә (ул биредә очучылыкка укыган һәм гомерлеккә шушында яшәргә һәм эшләргә калган), инде өч кызы үсеп җиткән. Икесенең үз балалары - Әхмәтгали абыйның оныклары, әти-әниләрен һәм аны шатландырып яшиләр. Ә сугыш ветеранының үзенең алты баласыннан тугыз оныгы һәм шул ук кадәр оныкчыгы бар. Алар кайда гына яшәсәләр дә - Мәскәүдәме, Мурманскидамы, яисә Украинадамы, берсе дә әтиләрен һәм бабаларын онытмый, хатлар язып, телефоннан шалтыратып, бүләкләр җибәреп торалар, вакытлары булып, туры килгәндә, үзләре дә кунакка кайталар. Әхмәтгали абый (ул чакта хатыны Фахирә апа да исән була әле) Камышлыдагы туган нигезләренә чираттагы юбилейга бөтен балалары, күпчелек оныклары һәм оныкчыклары җыелуын әле дә онытмый.

Менә инде яңа юбилей - аның 90 яшьлеге якынлаша. Ә ул, бернәрсәгә дә - яраларына, авыруларына, олы яшенә карамастан, яшәвен дәвам итә. Әгәр Сталинградның “Красный Октябрь” заводы цехында сугышчан сакта торганда дошман снайперының пулясы аның үпкәсен, кабыргасын тишеп, аз гына өстәнрәк – йөрәге аша үткән булса, ул бүген якты дөньяда яшәгән булыр идеме икән? Юк, билгеле. Шул чакта аның күпме иптәшләре, полк¬ташлары һәлак булды. Ә ул исән калды.

Бу язмыш Аллаһы Тәгаләнең әмере булгандыр, күрәсең. Һәркемнең үз язмышы һәм аны һәр кеше үзенчә, өстән күрсәтелгәнчә кичерә. Һәм сиңа бирелгән бу гомерне намус белән, вөҗданыңа каршы бармыйча, яшәргә ки¬рәк. Ә ул һәрвакыт нәкъ шундый булырга, Аллаһы алдында да (ә Әхмәтгали абый аңа чын күңеленнән ышана иде), кешеләр алдында да оят булмаслык итеп яшәргә тырышты...

Әхмәтгали абый яңадан ничектер кискен, усал кебек тоела башлый, аның кашлары җыерылып, ул тагын Сталинград сугышы турындагы истәлекләр дөньясына кереп китә...

Шәһәр яна. Дошман һәр яклап аны ут астында тота. Иделнең уң як ярына да, сул як ярына да чыгу мөмкин түгел. “Красный Октябрь” заводының һәр цехы, һәр почмагы өчен каты сугыш бара. Аларның әле берсе, әле икенчесе безнекеләргә дә, фашистларга да күчеп тора.
Цехларның берсеннән дошман куылганнан соң, ярдәмгә өстәмә көчләр килеп җиткәнчегә кадәр Әхмәтгали абыйны бирегә сакка куялар. Шунда почмакларның берсендә фашист снайперы утырганлыгы билгеле була. Ә ул яктырткыч пулялар белән атып, үзләренекеләргә Әхмәтгали абый торган урынны күрсәтә башлый. Моның буенча дошман нәкъ бу цехка минометтан атарга керешә дә инде.

Минометтан ату туктап торган арада бирегә тагын дүрт-биш фашист йөгереп кереп җитә, тик Әхмәтгали абый алар ягына граната ыргытырга өлгерә, ә үзе бинаның икенче ягына сикерә. Нәкъ шушы мизгелдә аның күкрәгенә аңардан ерак түгел арада качып яткан теге фашист снайперының пулясы килеп эләгә дә инде. Ләкин немец икенче тапкыр атарга өлгерә алмый, безнең бер төркем солдатлар белән йөгереп кергән замполит фашист снайперының үзен атып үтерә.

...Шулай итеп, Әхмәтгали абый язмыш кушуы һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үлемне алдап, исән кала. Тик нык яраланып, канга чумган солдатка, Идел ярының икенче ягында урнашкан кыр госпиталенә илткәнчегә кадәр, дошман минометы туктаусыз атып торганда әле озак көчле ут астында ятарга туры килә.

Сталинград боҗрасын өз¬гәнгә кадәр (ә ул 200 көн буе дәвам итә) бик озак була әле. Каты яралар алган Әхмәтгали абыйны өч ай дәвамында Красный Кут госпиталендә дә¬валаганнан соң, 1942 елның маенда 30 көнгә өенә ялга җибәрәләр, аннан тагын төрле госпитальләрдә бер ел дәвамында дәвалагач, комиссия аның хәрби хезмәткә ярак¬лыгын тикшереп, аңа беренче группалы инвалидлык бирә (уң кулы бөтенләй хәрәкәтсез калган була) һәм хәрби вазифалардан азат итә. Ләкин берникадәр вакыт үтүгә, аның инвалидлыгын никтер тулысынча алалар һәм күп еллардан соң гына, 1980 елда, Әхмәтгали абыйга икенче группа инвалидлык бирелә.

Һәм ул, бөтенләй диярлек, хәрәкәтләнмәгән уң кулына, күкрәк турында туктаусыз сызлаган яраларына карамастан, баштан инвалидларның “Марс” артеленә, аннан Камышлы промкомбинатына  эшкә урнаша. Анда ул ат чаналары, арбалар, арба тәгәрмәчләре ясау белән шөгыльләнә һәм бу һөнәренә бөтен гомерен багышлап, картлык буенча пенсиягә киткәнче хезмәт итә.

Әхмәтгали абыйның сугышчан бүләкләре артык күп түгел. Чөнки сугышның беренче елларында, безнең гаскәрләр алга таба бару урынына күбрәк чигенгән чакларда, гади солдатларга аларны аз биргәннәр, ә бирелгән бүләкләр дә, еш кына сугыш юлларында югалып калган.

Шәһәрне батырларча саклаган өчен “За оборону Сталинграда” медале белән Әхмәтгали Әхмәтвафа улы Сафиуллин СССРның Югары Советы президиумы указы буенча әле 1942 елның 22 декабрендә үк бүләкләнгән булса да, ул аңа бары 1975 елда, утыз ел чамасы вакыт узганнан соң гына тапшырылган. I һәм II дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары да аңарга, озак эзләгәннән соң, бары 1968 һәм 1985 елларда гына килеп җиткән. “За доб¬лесть и отвагу в Великой Оте¬чественной войне” медален Әхмәтгали Әхмәтвафа улы Сафиуллин шулай 1970 елда, Бөек Җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан гына ала алган. Бу турыдагы таныклыкка шул чакта СССРның оборона министры, Советлар Союзы маршалы А.Гречко кул куйган. Моннан тыш Әхмәтгали абыйның әле Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан бирелгән берничә юбилей медальләрен һәм “За победу над Германией в Великой Отечественной вой¬не 1941-1945 годов” медален дә өстәргә була.

Ә район, өлкә хакимиятләреннән күп еллар дәвамында тырыш хезмәт иткәне өчен алган төрле бүләкләрне санап бетерерлек тә түгел. Шулардан Әхмәтгали абый өчен иң дәрәҗәлесе - 1961 елда бирелгән “РСФСРның Социалистик ярыш отличнигы” дигән күкрәк билгеседер, мөгаен.

...Әхмәтгали абый үзенең тигез тыныч тавышы белән сөйли дә, сөйли генә. Ә мин аның сүзләрен игътибар белән тыңлыйм да бу минутларда аны кочып аласым һәм кечкенә Руфат кебек тезләре өстенә менеп утырасым килә башлый. Эх, яңадан кечкенә буласы иде һәм бу якын, туган кешебезгә сәламәтлек һәм тагын да озаграк гомер бирәсе иде.

Әхмәтгали абый минем өчен абый һәм инәйнең энесе генә булмыйча, сугыш елларында минем тууыма берничә ай калгач, үлеп киткән әтием урынына калган кеше дә бит ул. Шуңа күрә аның күпләргә үрнәк итеп куярлык тормышы безнең шушы кыска гына очрашуыбыз вакытында күз алдыннан узып киткәндәй булды. Әле үзенең яшьрәк чагында, без кайда гына яшәсәк тә, әгәр бездән озак хәбәр булмый торса, ул бөтен эшләрен ташлап яныбызга килеп җитә һәм, кулыннан, хәленнән килгәнчә, үзенең олы апасына - инәйгә, һәм, әлбәттә инде, безгә дә ярдәм итә торган иде. Ә без аның кебек булдыра алмадык шул.

Шушы очрашуыбыздан соң, без аның илебезнең төрле почмакларыннан кайткан балалары, оныклары, оныкчыклары белән 90 яшьлек юбилеенда да катнаштык. Ул һәркайчактагыча үз югарылыгында иде.

Әхмәтгали абый белән без әле тагын бер мәртәбә күрештек. Тик ул вакытта ул нык авырый иде һәм без элеккеге еллардагыча рәхәтләнеп сөйләшә алмадык инде.

Әхмәтгали абый 1996 елның апрелендә 93 яше белән барганда вафат булды, һәм без аны Богырыслан шәһәренең татар зиратында җирләдек. Аталары һәм бабалары белән хушлашырга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелганнар иде.

Богырыслан шәһәренең Хәтер мемориалында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар арасында Әхмәтгали Әхмәтвафа улы Сафиуллинның исеме дә гранитка уелып язылган. Ә менә туган авылы Камышлыда, кызганыч ки, аны районның Хәтер китабына кертергә онытканнар, сугышта катнашучыларга авыл уртасында куелган монументта да исеме юк кебек. Ә бит сугыш ветераны турында җирле тарихчы Әсгать Хәйровның Камышлыга багышланган “Есть в Заволжье село” китабында бик матур җылы сүзләр әйтелгән. Хәзер дә Әхмәтгали Әхмәтвафа улы Сафиуллин кебек кешеләребезне онытмасак, яхшы булыр иде.

Аның турында Самара өлкәсенең “Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре” җәмгыяте җитәкчесе Петр Александрович Горшков ишеткәч, миннән сугыш ветераннарына багышланган чираттагы “Наш бессмертный полк” дип аталган җыентыкка истәлекләремне язуымны соралды. Менә мин аның бу үтенечен үтәдем дә инде.

...Тормыш дәвам итә. Сафиуллиннарның бер буыны китеп бара, ә аларны яшьләр алыштыра. Әхмәтгали абыйның оныкчыгы Руфатка да бүген 26 яшь инде, күптән түгел генә өйләнеп, гаиләле дә булды. Башкалары да үсеп, зур тормышка аяк бастылар. Тик яраткан сугышчан бабаларын аларның берсе дә онытмас һәм һәрвакыт хәтерендә саклар, дип ышанасы килә.

Ә 2018 елда Әхмәтгали абыйның тууына 115 ел тулачак.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
Самара өлкәсенең
“Бердәмлек” татар газетасы баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкә губернаторының “Самара җире файдасына хезмәте өчен” Мактаулы билгесе иясе.

Сафиуллиннар гаиләсе - беренче рәттә уңнан сулга Әхмәтгали абый, уртада - әнисе Бибиәсма әби, сулдан икенче - беренче хатыны Фатыйма апа (Камышлы авылы, 1958 ел)


Әхмәтгали абый (1958 елда төшкән фотосурәт).


Әхмәтгали абый өч яшьлек оныкчыгы Руфат белән (1993 елда төшкән фотосурәт).


Әхмәтгали абыйның 80 яшьлек юбилее. Алдагы рәттә уртада - Әхмәтгали абый һәм икенче хатыны Фахирә апа (Камышлы авылы, 1983 ел).
 


---
Бердәмлек
№ --- | 08.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»