поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.05.2017 Матбугат

“Тәртип ФМ”ның бүген ничек яшәве турында радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән ӘҢГӘМӘ

“Тәртип” радиосы соңгы вакытта иң яратылып тыңлана торган радиостанцияләрнең берсе иде. Өч ел дәвамында күңелне сөендергән радио, ни кызганыч, бүген көне буе сөйләми. Дөресрәге, ул 3 сәгать кенә сөйләргә мәҗбүр. Радионың киләчәге ничек булыр, өмет бармы?

Без шул хакта “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән сөйләштек.

– Бөтен тапшыруларыбызны да әзерлибез. Хәзер без 91,5 FM ешлыгында, “Болгар” радиосында “Тәртип” тапшырулары буларак эшлибез. Иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр, – дип сөйли радионың баш мөхәррире. – Элек “Тәртип”не Казан һәм башкалага якын авылларда гына тыңлап булса, хәзер безне бөтен республика ишетә. Халыкның сөенеп шалтыратканын тыңлау да күңелле. Әмма безне беренче көннән үк белгән радиотың­лау­чыларда ниндидер ышанмау, моның вакытлы күре­неш икәнен­нән шикләнү барлыкка килде. “Бик тиз сатылдыгыз, без шуның өчен имза җыйдыкмыни?” – диючеләр дә бар. Борчылулары өчен дә, 12 меңгә якын имза өчен дә рәхмәттән башка берни әйтә алмыйм. Ләкин, дөрес аңларга кирәк, өйдә кайгырып утырып кына “Тәртип”не саклап калып булмый.

– Шул ук вакытта “Тәртип” радиосы интернетта эшчән­леген дәвам итә дип беләбез...

– “Тәртип” радиосы интернетта 24 сәгать эшләп килә. Интернет-тапшырулар да безнең өчен мө­һим. “Тәртип”нең өч еллык бай архивы тупланды. Сыйфатлы һәм ки­рәкле тапшыруларны кабат­лау­ның зыяны булмас. Ешлыкны югалткач, бөтен җиһаз­ларны өйгә күчердек. Матди яктан милли җанлы, иманлы тың­лаучыларыбыз ярдәм итте. Шул рәвешле алар безгә радионы кабат ачу бурычын куйды дисәк тә була. Чөнки “Тәртип”нең төп тың­лаучысы интернетта тү­гел.

– Халык яратып тыңлаган радионы саклап калу мөмкин эш идеме?

– Бу без дә, җитәкчеләр дә үтәсе сынау булган. Ешлык уенчык түгел бит инде ул. Сату-алу эш­ләрендә дәүләт контроле булырга тиеш. “Тәртип” радиосы ул – социаль проект. Тәрбия, белем бирү, милли үсеш өлкәсендә акча эшләп булмый. Өч ел эшләдек. Безгә акча эшләү максатын куймадылар. Лә­кин без аякка басып, ныгып, рек­лама җыя башлаган идек инде.

– Ялгышмасам, сезнең радио ешлыгы күбрәк спорт юнә­лешендә эшләү өчен бирелгән иде?


– “Тәртип”кә ешлык Универсиада вакытында алынды. Шуңа да анда спорт тапшыруларына да күп урын бирелде. Тәүлегенә биш сәгать спорт турында сөй­ләүнең хикмәтләрен үзебез генә беләбез. Әле әүвәлге җырлар, эчтәлекле тапшырулар көткән тыңлаучыны да саклап калырга кирәк бит. Төрлечә эшләп карадык. Иртәнге гимнастика, офис гимнастикасы, акыл гимнастикасы, өлкәннәр өчен гимнастика... Көрәшчеләр, батырларыбыз хакында тапшырулар. Төнлә дә, көндез дә. Спорт темасына күп урын бирелгәнне тыңлау­чылар арасында аңламау­чылар да, безне эт итеп сүгүчеләр дә күп булды. Эфирга чыгып кычкырып бул­мый бит, документ буенча шулай тиеш диеп. Алла рәх­мәте, җитәкчеләребезнең тырышлыгы белән, бер ел эшлә­гәннән соң, лицензия буенча аның күлә­мен киметтеләр.

– “Тәртип”не саклап калу өчен шактый күп имзалар җыел­ды. Аларның файдасы булдымы?


– Безнең кулда 12 меңгә якын имза бар. Әлегә булган мөмкин­лектән чыгып эшне дәвам итәсе иде. Дәүләт радиосында безгә “Тәртип”нең эшчәнлеген таныту өчен мөмкинлек бирелгән икән, моңа рәхмәт әйтеп эшләргә генә кирәк. Сүз дә юк, коллектив вакытлыча таралды. Һәркемнең тормыш алып барасы бар. Ләйлә Ялалова башка эшкә күчте. Райнур Шакиров кире үзе эшләгән радиога кайтты. Ешлык булгач, кире кайтырлар, Алла боерса! Ә имза­ларның ярдәме булыр дип уйлыйм. Ул бит – халык фикере. Безгә ел азагына кадәр ешлык була дип вәгъдә иттеләр. “Болгар” радиосына килү вакытлыча, бу –“Тәртип”не сату түгел, ки­ресенчә, саклау.

– “Тәртип” радиосының тыңлаучылар көтеп ала торган тапшырулары күп иде. Бүген тапшырулар челтәрен саклап кала алдыгызмы?


– “Чакырылган кунак” эфирга кайтачакмы, дип тә шалтыратучылар бар. “Болгар” радиосында “Сәх­нә”, “Яшәү яме” кебек тапшырулар эшләп килә. Алар безнең тапшыру белән аваздаш, шуңа да әлегә бу тапшыру эфирга чыкмый. Без кайбер тапшыруларны вакытлыча югалттык. Тапшыруларны авторларыбыз килеп эшли, бу – аларның зур хезмәте. Барлык программаларны алдан раслап эшлибез. Биредә элек­кедән килгән тәр­тип! Ләкин, башка радио эчендә эшләсәк тә, иҗат ягыннан чикләү юк, эшләр өчен барлык шартлар тудырылган. Дәүләт эчендә дәү­ләт!

– Димәк, “Тәртип” исән?

– Тыңлаучының өмете сүнмә­сен, ышанычы бетмәсен иде. Бу – милләт өчен кирәкле радиостанция. Мондый эшне акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Хәзер безнең мәсьәлә белән “Татмедиа” агентлыгы шөгыльләнә. Бу эшне җиренә җиткерү Президент тарафыннан кушылган. Җитәкче кешеләр ышандырган икән, без дә кабат ачылып эшли башлаячагыбызга ышанабыз. 7 май – радио көне бит әле! Барлык “Тәртип”ле хез­мәттәшләремне котлыйм! 2018 елда үз ешлыгыбыз аша тәбрик­ләргә насыйп булсын!


Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»