поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2017 Шоу-бизнес

Зифа Нагаева: «Җырларымны күп урладылар инде. Судлашып кына йөрмәдем. Бүгенге акылым булса...»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева “Гомерләр зая узмасын”, “Бер вакыт кына”, “Әйләнә дә килә җәйләр”, “Гомерләр балкышы”, “Балакаем” кебек популяр җырларның авторы. Бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, ул бер дә тик тормый. Әле узган атнада гына Казанда, Чаллыда аншлаг белән концертлары узды.

- Бу арада Казанга еш йөрелде. Башта ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына барган идем. ТМТВ каналы мине хөрмәт итеп чакырды, моның өчен аларга зур рәхмәт. Искитмәле концерт төнгә кадәр барды. Тик, беләсезме, күңелемә нәрсә тиде? Күпме җыр башкарылды, шуларның берсенең дә авторы яңгырамады. Күрәсең, вакытны күп ала дип, әйтеп тормадылар. Алай булгач, экранга язсыннар иде. Авторның исеме булырга тиеш. Мин үзем, популярлыкка кытлык кичермим, әмма сәнгатьтә яшь, талантлы композиторлар да бар бит, халык аларны да ишетеп белсен иде. Бу бит концертны бизиячәк кенә. Авторларга хөрмәт булмагач, өч көнлек җырлар туа да. Һәр җырдан кисәкләр җыеп, шуларны ялгап, аранжировка ясаучылар да хәзер җыр “иҗат итә”. Аранжировкачылар компьютерны яхшы беләләр, аңа гына башлары эшли аларның. Алар җырларын очсызга тәкъдим иткәч, җырчыларга да әзер җыр сатып алу бик табышлы. 

Җырларымны күп урладылар инде. Судлашып кына йөрмәдем. Рәхәтләнеп дисклар да чыгаручы булды. Бүген шундый хәл булса, бүгенге акылым белән болай гына калдырмас идем. Хәзер тәҗрибә бар: ялган җырчыларны алдан аерам һәм алардан шундук читләшәм.
 
- Зифа апа, сез бигрәк җор телле, матур итеп сөйләшә беләсез. Сез язган җырларның сүзләре шулкадәр тәмле. Бу сәләт кайдан?
 
- Сеңлем, мин бит 20 ел радиода эшләдем, ә анда бер сүзне ике кабатларга ярамый, һәрвакыт уйлап сөйләшәсең. Радио тәҗрибәсе сөйләмемдә чагылыш тапты да. Әмма бүген дә кул кушырып утырмыйм, һәрвакыт бөек татар классикларын укырга тырышам. Вакытым була икән, тиз генә интернетта Тукай яисә Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен табам да, кабат укып чыгам. Шигырьләр иҗат иткәндә бу миңа бик ярдәм итә. “Татар телен камил беләм”, - дип кычкырып әйтә алмыйм. Туган телебез шулкадәр бай, аны гомер буена өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетәрлек түгел.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»