поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.05.2017 Киңәш-табыш

Майда нинди дару үләннәре җыярга? Кайсы дару нәрсәгә файдалы? (ТАБЛИЦА)

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Май аенда җыясы дару үләннәре турында тулырак:

 

 

Дару үләне атамасы

Файдасы

Кайсы өлешен җыярга

1

Утчәчәк (адонис)

Тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә.

Үлән

2

Сазанак (багульник болотный)

Подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар. Кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Өшегәндә, диатездан һәм йоклата торган дару итеп кулланалар. Сак булыгыз! Үлән агулы.

Яфрак һәм сабакларын

3

Каен

Авитаминоз, бәвел куыгы функциясе бозылу, атеросклероз, подагра, ревматизм, бөерләр ялкынсыну, бронхит, невроз, азканлылылк, дизентерия.

Бөре һәм яфракларын

4

Кызыл дүләнә (боярышник красный)

Ялкынсынуга, микробларга каршы тора, кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Бит тиресен матурайта.

Чәчәкләрен, җимешләрен

5

Нарат җиләге (брусника)

Салкын тию, гастрит, тозлар утыру, ревматизм, артрит, диабет, туберкулез, гипертония, авитаминоз, невроз, депрессия һ.б.

Яфракларын

6

Шома көпшә (дягиль лекарственный)

Артрит, астма, ревматизм, скарлатина чирләре вакытында кулланыла. Ашказаны бизе секрециясен күтәрә, эчәктәге процессларны тизләтә, геморрой, теш сызлау, гипертония, педикулездан да ярдәме тия.

Тамырын

7

Имән

Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәктән кан килсә, гөмбә ашап агулансагыз, авыртулы күрем вакытында, казналар канаса, аяк тирләсә ярдәм итә.

Кайрысын

8

Балан

Бәвел тотмаганда, бәвел куыгында ташлар булганда кулланалар. Колак шаулавын баса, кан басымын көйли.

Кайрысын

9

Кычыткан

Канның оешу үзлеген булдыра, углевод һәм аксым алмашын көйли, күрү сәләтен арттыра.

Яфракларын

10

Эт шомырты (крушина)

Эчне йомшарта, матдәләр алмашын көйли, бетчәләргә каршы кулланыла.

Кайрысын

11

Ландыш

Капиллярларны ныгыта, шешенүне бетерә, йөрәк ритмын көйли, гормоннар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Яфракларын, чәчәген, сабагын

12

Әрекмән

Артык тозларны чыгара, канны чистарта. Аны шулай ук артрит, подаградан да кулланалар.

Тамырын

13

Үги ана яфрагы

Бронхит, астма, ларингит, томауга, кавыкка каршы көрәшә.

Яфрак, чәчәкләрен

14

Тузганак

Ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы тора, яраларны төзәтә.

Чәчәген, тамырын

15

Ишәк колагы (окопник)

Буыннар тартылса, канны туктатырга кирәк булса, ашказаны-эчәк тракты проблемалары борчыса кулланалар.

Тамырын

16

Абага

Баш авыртканда, буын һәм сөяк авыртулары, диарея, колаклар шаулау, эчәкләр дөрес эшләмәгәндә файдалы. Шулай ук азканлылылыктан коткара.

Тамырын

17

Көтүче букчасы

Бөердән, үпкәдән һәм аналыктан киткән канны туктату чарасы буларак файдаланыла.
Пешкән сыгынтысын һәм үсемлекнең су өстәлгән согын бавыр, бөер, бәвел куыгы авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәләр

Үләнен

18

Нәүрүз чәчәге (первоцвет весенний)

Тамырларыннан әзерләнгән дарулар пневмония, бронхит, бума ютәлдән шифалы. Шулай ук баш авыртканда, баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда, эч кипкәндә чәчәкләрен кайнар су коеп төнәтеп эчәргә кирәк. Яфракларын салат итеп ашыйлар. Авитаминоздан яхшы дәва. 

Чәчәген һәм яфрагын

19

Чалмабаш (пион)

Эпилепсия, хатын-кыз авырулары, мастопатиядңн файдалы.

Тамырын

20

Ак чыршы

 

Нервларны тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. 

Бөре һәм ылысын

21

Плаун булавовидный

Спораларын: өшү, экзема, фурункул вакытында ярдәме тия. Сабакларын сулыш органнары авырулары, геморрой, ревматизм, бәвел тотмаганда кулланалар.

Үләнен, спораларын

22

Сарут (пырей)

Анемия, рахит, үпкә авырулары, бәвел тотмау, бәвел куыгы авырулары, тире авыруларыннан файдасы зур.

Тамырын

23

Кара карлыган

Инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.

Яфракларын

24

Нарат

Организмны чистарта, салкын тигәндә, ашкайнату системаы авыруларыннан дәва.

Бөресен, ылысын

25

Турак уты (толокнянка)

Цистит, нефрит, зоб, гастрит, диатез, подаградан файдасы зур.

Яфракларын

26

Миләүшә чәчәге (фиалка трехцветная)

Йөткерү, золотуха, бүсер чыгу, теш сызлау, астма, аллергиядән файдалы.

Үләнен

27

Наратбаш (хвощ полевой)

Ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында файдалы.

Үләнен

28

Керән

Йөрәккә файдалы. Салкын тиюгә, бактерияләргә каршы көрәшә, югары кан басымын нормальләштерә.

Тамырын

29

Шомырт

Бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә кар­шы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында җимешләре төнәтмәсен күзнең лайлалы тыш­часы ялкынсынганда примочкалар рәвешендә кулланалар. Шомырт кай­рысы кайнатмасы сидек һәм тир кудыргыч чара булып хезмәт итә. 

Чәчәген, җимешен

30

Тирәк агачы (тополь)

Теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр. 

 

Үләннәрне җыю тәртибе


Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
 
 

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.05.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»