|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2017 Милләт
Рбишчада мөнәҗәтләр укыдыларМилли район буенча оештырылган отчет концертлар һәр авылның үзенчәлеген чагылдырып үтте. Мәсәлән, башка авыллардан аермалы буларак, Зур Рбишча мәдәният йорты дирекциясе Мигъраҗ кичәсе уңаеннан авылның баш мәчете белән берлектә шундый чараны гадәти җыр һәм биюләр белән түгел, ә мөнәҗәтләр уку конкурсы буларак оештырды. Зур һәм Кече Рбишча авылларының намазга баскан ак яулыклы әбиләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәктәп укучылары өч категориягә бүленеп, бу өлкәдә белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Беренчеләрдән Кече һәм Зур Рбишчаның ак әбиләре дания апа Сабирова белән Назыймә апа дау¬това моңлы көйгә салып, бер-бер артлы үзләренең мөнәҗәтләрен суздылар. Аннары мәдрәсә шәкертләре Рамилә Зиннәтуллина, Наҗия Измайлова, Әнисә Хайрет¬динова, Нурсәнә Нуреева, Энҗе Сибгатуллина һәм Камилә Аб¬дулкадирова кунаклар алдына чыктылар. Алар мөнәҗәтләр уку-га керешер алдыннан, үзләренә дини белем алуда терәк булган Мөнир хәзрәт Баһаутдинов, Ман¬сур Шәрәфетдинов һәм остазлары Дамир хәзрәт Каюмов исемнәренә рәхмәт юлладылар. Соңгы төркемдә Зур Рбишча урта мәктәбе укучылары Хайретдинова “Әссәламәгаләйкум” шигыре белән куандырды, мөнәҗәтләр уку буен¬ча өлкә конкурсында диплом яулап кайткан Карина Закирова башта мөнәҗәт әйтте, аннары “Аллаһыга шөкер кылам” шигырен сөйләде. Бертуган Илнара һәм диляра Рах¬матуллиналар “Бер Аллам, Сиңа ышанам” җырын җырладылар һәм чиратлашып Коръәннән сүрәләр ятладылар. Ахырда район вәкиле Фәрит Аб¬драхманов авылларда үткәрелгән отчет концертларының әһәмиятен аңлатты, Хава апа тормыш турын¬да шигырь сөйләде. Мөнәҗәтләр уку конкурсына нәтиҗә ясап, оеш¬тыручылар һәр чыгышка югары бәя бирделәр һәм барча актив катна¬шучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|