|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2017 Матбугат
“Туган як” газетасын оештыручы Рифат Ибраһимов вафатЧирек гасырдан артык милләттәш-якташларыбызның рухи дөньясында сөенечле горурлык булып торган “Туган як” газетасын оештыручы һәм күренекле Нижгар татарларының күләмле Биографик сүзлеге авторы буларак өлкә татар җәмәгатьчелеге тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесебезне – Рифат Фатех улы Ибраһимовны югалттык. Ул 82 яшенә 6 көн генә җитми безнең арадан китеп барды һәм 30 апрельдә туган авылы Шөбиле зиярәтләрендә җиргә куелды. “Кешенең үлгәннән соң да 40 көнлек эше кала”, - дигән әйтем йөри безнең халыкта. Аны, әлбәттә, ике төрле аңларга була: бу күзәтүнең нигезендә мәрхүмнең кичәләрен оештыру яки аның эшләп бетмәгән хезмәте турында сүз барырга мөмкин. Безнең очракка икенчесе тәңгәл килә, чөнки Рифат Фатех улының эшләп бетмәгән ике эзлекле-иҗади хезмәте төгәлләнмичә калды – Нижгар татарларының Биографик сүзлегенең II нче томы һәм Нижгар татарларының диалектик сүзлеге. Әлбәттә, хәзер безнең алдагы бурыч – мәрхүм Рифат Фатеховичның рухын шатландырып, аның якты истәлегенә багышлап шушы китапларны чыгару. Милләтпәрвәр шәхесебез 1935 елның 5 маенда Сергач районының Шөбиле авылындагы укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Сергач педагогия училищесын, ә 1960 елда Казан педагогия институтын “с отличием” тәмамлый. Югары белемле укытучыны шул ук елда Пильна районы Сафаҗай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. 9 ел эшләгәннән соң, аны Кызыл Октябрь район партия комитетының идеология бүлеген җитәкләргә чакыралар. 1982-1986 елларда Сергач шикәр заводының партия оешмасы секретаре булып эшли. Аннары Рифат Фатехович Сергач сәүдә предприятиеләре директоры вазифасын башкара һәм 1990 елда, нәкъ туган көнендә, җиң сызганып “Туган як” газетасын оештыру эшенә керешә. Ярты ел эчендә ул коллектив туплады, Сергач типографиясендә татар газетасын чыгару эшен җайлады, редакцияне кирәкле җиһазлар, ав¬томобиль һәм бина белән тәэмин итте. Аның җитәкчелегендә “Туган як” редакциясе төбәктә беренче булып үзенең компьютерлы нәшер итү комплексын булдырды, Кави Нәҗми, Һади Такташ премияләрен гамәлгә куйды. Рифат Фатехович хезмәт юлының соңгы баскычында Нижгар мишәрләрен татар басмалы итте һәм шуның белән үзенең исемен алтын хәрефләрдән төбәк тарихына язып куйды. Аның халкыбыз файдасына куйган хезмәтен, якты истәлеген без күңелләребездә саклаячакбыз. Ул чын иптәш, ышанычлы дус, баш хәрефтән Укытучы иде. Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты, мәңгелек йорты оҗмахта булсын! Гомерлек пар канаты Клара Газизовнаның, бала-оныкларының тирән кайгыларын ихластан уртаклашабыз һәм хәлебездән килгән кадәр ярдәмебезне ышандырып калабыз. Хуш, Рифат Фатехович! Без сине онытмабыз. Н.Субботин, О.Радаев, Р.Идрисов, Р.Айсин, И.Мөхәммәдияров, А.Аляутдинов, Ф.Арифуллин, М.Шәймәрдәнов, Р.Абдуллин, О.Әндәрҗанов, Н.Хәсәнов, Р.Ильясов, Х.Сөләйманов, Г.Хәсәнов, Ш.Мостафин, М.Салахетдинов, Ч.Азизов, К.Фәткуллин, Ш.Нуриманов, Р.Мусин, В.Камалетдинов, М.Хакимов, Ф.Каюмов, Ә.Камалетдинов, Н.Хафизов, Р.Салихҗанов, З.Ахмадуллина, А.Орлов, М.Юнисов, Г.Закиров, Т.Фәхретдинов, Т.Паламарчук, Н.Закирова, З.Сөләйманова, С.Адиатуллина, Н.Фатехова, Н.Зиганшина, Р.Җәфәрова һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|