|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2017 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаевка концерт вакытында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгәнЙомышым төшеп ике көн буе Фирдүскә шалтыратып, язып тордым – җавап бирүче булмады. Бер дә аңа хас күренеш түгел, шундук хәбәргә чыга торган иде. Әллә берәр нәрсә булганмы үзенә дип белешә торгач, аның каты авырып китүе билгеле булды. - Быел чирләмәскә дип, көздән, концертлар алдыннан витаминнар, вируска каршы дарулар эчеп алган идем. Бер дә чирләмичә эшләдем. Инде сезонны тәмамлыйбыз гына дигәндә күз тидерделәр. Әллә үземә үзем тидердемме? Дүрт концерт калып барганда чирләп киттем, - дип уртаклашты хәле белән Фирдүс. - Тән температурасы 37 градус торган көенә Башкортстанда ике көн концерт куйдык. Соңгысында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар килеп укол кадап киттеләр, әмма хәлем җиңеләймәде. Температура төшми торгач, Стәрлебаш белән Толбазыда буласы чыгышларыбызны майга күчердек. Шуңарчы ничек кенә булса да уңайланырга иде.
Галия РАХМАН |
Иң күп укылган
|