|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда давыл түбәләрне алып аткан: бик күп бинага зыян килгән (ФОТО)Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк хастаханә поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлаган. Башка 8 социаль объектка да зур зыян килгән. -Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне ябу өчен подрядчылар белән эш йөртә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнар Минһаҗев. -Өермәдән соң социаль объектларда калган чүп-чар җыеп алына. Бүген түбәләрне тизрәк ябу өчен профнастил кайтару хакында кайгыртабыз. Шулай ук укыгыз: В Татарстане ураган повредил кровлю более 30 зданий (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|