|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2017 Мәдәният
Алып баручылар Артём Пискунов белән Ләйсән Гыйльметдинованың ярышы нәрсәгә китергән? (ВИДЕО)GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы «Йолдызлы алачык» тапшыруында танылган артистларның иҗатлары турында сөйләшеп һәм клипларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, алып баручылар аларны төрле ысуллар белән сыныйлар да. Тапшыруның яңа чыгарылышында бик күп тантаналы чараларның оештыручысы һәм алып баручысы, сценарист Ләйсән Гыйльметдинова Артём Пискунов белән һөнәри осталыкта көч сынашачак. Артёмның ни өчен Ләйсәнгә “дулаган давыл”, ә Ләйсән аңа җавап итеп “мактанчык маэмай” дигәнен тапшыруда белербез. Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|