поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.12.2009 Мәдәният

МОҢНАН КҮПЕР ҮРЕР ИДЕМ...

Соңгы вакытта татар җыр дөньясына килеп кергән җырчылар бер-берсеннән әллә ни аерылмый диярлек. Дөресен генә әйткәндә, бүген татар җыр сәнгате мәгълүм Крылов мәсәлендәге аккош, кысла һәм чуртан кебек төрле якка талпынса да, торгынлык чоры кичерә. Әмма җыр сәнгатенә Филүс Каһиров кебек яшь талантлар килүе күңелгә сөенеч бирә, өмет уята.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гран-при иясе, Казан дәүләт консерваториясе студенты Филүс Каһиров – әлегә бик яшь, әмма шуңа карамастан, үзенең кабатланмас тавышы белән бар татар дөньясын таң калдырган җырчы ул. Шәхсән үземә дә Филүснең җырлавы ошый. Аны мин татар эстрадасы урманын баскан чыпчыклар арасында бер сандугач итеп күрәм. Әле каргалар да очрап куйгалый бит.

 

Узган ел шаулап-гөрләп үткән беренче концерты татар дөньясында вакыйга буларак кабул ителде. Әлеге чарага Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе дә килде. Ә президентлар тикмәгә генә йөрми. Димәк, татар сәнгатенә бу егетнең килүен Илбашы да яклый-хуплый дигән сүз.

 

Быелгы концертның кайбер серләрен белү өчен Филүснең үзе белән әңгәмә кордык.

 

– Филүс, тиздән концертың була дип ишеткән идем.

 

– Әйе, быел да нәкъ 15 декабрьдә УНИКС концертлар залында. Әлеге концерт Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең йомгаклау концерты да булып тора.

 

– Фестиваль чаралары быел нигездә синең концертларыңнан гына торды кебек. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләсәң иде.

 

– Әйе, бу ел минем өчен иҗади яктан бай һәм нәтиҗәле булды. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең бишенчесе 11 апрельдә Казанда минем концерт белән башланып киткән иде. Шуннан соң фестиваль кысаларында 23 концерт үткә­релгән, шуларның 21е – минем концертлар. Алар Мәскәү Оренбург, Пермь, Түбән Новгород, Башкортстан якларында үтте. Бу – табигый нәрсә. Беренчедән, зур сәхнәгә мине нәкъ менә Р.Ваһапов фестивале күтәрде. Аннары килеп, мин бит бүген Казан дәүләт консерваториясендә уку белән беррәттән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондында солист булып та эшлим. Продюсерым Рифат Фәттахов – шул фондның җитәкчесе.

 

– Хәзер концертларны тышкы бизәкләр белән чуарлап, шоу итеп ясыйлар. Синең концертта да андый яңалыклар булачакмы?

 

– Мин андый тышкы бизәкләр белән түгел, ә җыр белән, җанлы музыка белән тамашачыны әсир итәргә тырышам. Ниндидер арзанлы шоу минем өчен түгел. Остазларым Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевлар бер дә шоу ясап йөрмәгән бит. Мин дә алар кебек тамашачы белән җыр аша, моң аша элемтә урнаштырырга омтылам.

 

– Концертта иҗатташларың арасыннан кемнәр була? Тагын нинди серләрне ача аласың?

 

– Җырларымны иҗатташ дусларым – "Мирас" инструменталь ансамбле музыкантлары озатып барачак. Чыгымлы булса да, ерак гастрольләрдә дә һәрвакыт бергә булдык. Концертта тамашачылар яратып өлгергән җырлар да, репертуарыма яңа алынган классик әсәрләр дә, затлы, зәвыклы эстрада көйләре дә, өр-яңа җырларның премьерасы да булачак. Сабакташым Гөлнара Ишметова белән яңа дуэт та әзерлибез.

 

– Фонограммага җырлауга ничек карыйсың?

 

– Кабул итә алмыйм. Бу җәһәттән, татар эстрадасында нәкъ менә Р.Ваһапов фестивале беренче булып фонограммага җырлауны тыйды түгелме соң?! Концертымда тере тавыш, тере музыка булачак. Фонограммага җырлауны тамашачыга да, үз-үзеңә дә хыянәт дип саныйм.

 

– Синең беренче концертыңа Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә килгән иде...

 

– Әйе, Президентыбыз да һәр яктан ярдәм итеп тора. Тәүге концертыма да Минтимер Шәрипович Сәкинә ханым белән парлап килгәннәр иде. Үз балалары кебек якын иттеләр, концерт беткәч тә кырык минут буе сөйләшеп утырдык.

 

– Синең "Күңелем җыр­дан тора" исемле беренче альбомыңны халык яратып өлгерде. Тиз арада таралып та бетте. Икенче дискыңны кайчан күрербез икән?

 

– Икенче дискым нәкъ шушы көннәрдә, Алла боерса, әзер була. "Исеңдәме?" дип атала ул. Рим Хәсәновның мин яратып җырлый торган җыр исеме бу. Яңа альбомны киңкүләм тамашачыга нәкъ менә шушы концертта, 15 декабрьдә тәкъдим итәргә җыенам. Анда без иң матур эстрада җырларын да, халык җырларын да керттек.

 

– Карале, Филүс, ничек сине Башкортстаннан җибәрделәр? Гадәттә, анда сәнгатькә игътибар зур бит.

 

– Башкортстанда бер абзый әйтте: "Синең Казаннан концерт белән кайтуың кадерлерәктер дә әле". Бәлки бу сүзләрдә хаклык бардыр. Мин – Башкортстанда туып үскән татар җырчысы. Һәркемгә туган җире якын булган кебек, минем өчен дә ул бик кадерле, изге җир. Анда – минем әти-әнием, дусларым, укытучыларым. Иҗат юлым шунда башланып китте. Ә Татарстан һәр татар кешесе өчен кыйбла булып тора. Казанда укуым белән бәхетлемен. Казан, Татарстан мине беренче адымнарымнан ук сөеп-күтәреп алды. Казанда уку Башкортстан белән хезмәттәшлек итмәү дигән сүз түгел. Быел беренче гастрольләремне дә Башкортстаннан башладым. Минем өчен бу зур сынау иде. Аллага шөкер, якташларым мине күтәреп алды, зурлады. Рәхмәт аларга! Гастрольләрдән мин рухланып, дәртләнеп кайттым. Гомумән, сәнгать кешесе аерым бер җирлек кысаларында гына чикләнеп калырга тиеш түгел. Әйтик, мин үзем балачактан татар халык җырларын да, башкорт халык җырларын да җырлап, ике зур халык, ике зур мәдәниятнең шифалы йогынтысын тоеп үстем. Хәзер дә үз репертуарыма татар халык җырларын да, башкорт халык җырларын да алам. Сүз уңаеннан, быел җәй Башкортстанның БСТ каналы белән берлектә "Томан" дигән башкорт халык җырына клип төшергән идек. Ярыйсы гына килеп чыкты кебек. "Яңа гасыр" телевидениесе дә аны әледән-әле күрсәтеп тора. Рәхмәт аларга! Аннары Тукай әйткән бит: "Мин – шагыйрь генә түгел, общественный деятель дә!" – дип. Җырчы да бүгенге вәзгыятьтән, бүгенге сәясәттән читтә кала алмыйдыр. Белеп торабыз, татар белән башкорт мөнәсәбәтләрен ясалма катлауландыру бара. Минем исә тугандаш ике халык арасында, гомумән, бар кешеләр арасында моңнан күпер үрәсем килә!

 

– Җыр дөньясында уңышлар сиңа, Филүс!


Сәлах ГАЛИ
Ватаным Татарстан
№ 245 | 08.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»