Яраткан җырлары: «Два орла», «Я свободен», «Мама» һәм башкалар
Уйный: синтезаторда
Җиңүләре: Россия Президенты, Николай Островский исемендәге, «Филантроп», Краснодар крае губернаторы, Сочи шәһәре мэры премияләре лауреаты, «Шәһәр исеме» дәрәҗәсе тапшырылган.
– Данил, синең «Голос. Дети 3» проектында жиңеп чыгуыңа да бер ел вакыт узып киткән. Шушы вакыт эчендә тормышың никадәр үзгәрде?
– Шушы проекттан соң минем тормышым бик күпкә үзгәрде. Концертларда чыгыш ясарга чакыра башладылар, минем дөньям кызыклырак була башлады. Беренче чиратта, проект миңа әйтеп бетермәслек тәҗрибә бирде. Ә мондый практиканы башка беркайда да табып булмый.
– «Голос. Дети 3» сине рухи яктан да үзгәрттеме?
– Әйе, миндә үз-үземә ышаныч көче артты.
– «Голос»ка гариза җибәрү кемнең идеясе иде?
– Минем идея иде. Аны һәркем күтәреп алды. Вокал белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүемә дә ике генә ел иде, шуңа без бераз курыктык. Чөнки анда чын профессионаллар – «акулалар» бит! Миңа иң мөһиме тыңлауларны («слепые прослушивания») узу иде. Ә аннан соң барысы да үзеннән-үзе барды.
– Тыңлаулар вакытында сәхнәдә басып торганда, сиңа кем борылып карар, дип уйладың?