|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2009 Җәмгыять
ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШҮ
– Туфан, «Дивана» дигән театрыңны карадык әле.
– Минем андый театрым юк бит.
– Ничек инде юк? Синеке диделәр.
– Юк минем андый театрым.
– Туктале. Карчык, кичә караган театр Туфанныкы бит? Синеке ди бит карчык.
– Минеке түгел ул, Галиәсгар Камалныкы.
– Туктале, кыздан сорыйм әле.
(Паузадан соң)
– Анасын саткыры, дөрес сөйләшмим икән. Театр дип әйтергә ярамый икән, спектакль дип әйтергә кирәк икән. Вапшым, театрың миңа ошады.
* * *
– Туфан абый, пятница көнне безгә очрашуга килә алмассыз микән?
– Пятницамы, җомгамы?
– Юк, юк, җомгага түгел, пятницага.
– Мин пятница көнне килә алмыйм, җомга көнне генә килә алам.
– Безнең мероприятие пятницага билгеләнгән иде шул.
– Сез аны җомгага күчерегез.
– Юк шул, пятница көнне безгә җайлырак.
– Миңа җомга җайлырак.
– Нишләрбез икән... Ярый мин директор белән сөйләшеп карармын.
(Икенче көнне)
– Туфан абый, Сезме бу?
– Мин.
– И-и-и, оятлы иттегез, Туфан абый.
– Ни булды?
– Директорга кергән идем дә, пятница шул җомга бит инде, ди.
– Шулай ди мени?
– Бутап бетерделәр башны. Ачуланмагыз инде, Туфан абый. Белә идем лә инде. Килегез инде җомга көн, Туфан абый.
– Җомга көн килә алмыйм шул. Пятница гына килә алам.
– Юк инде, Туфан абый. Бу юлы буталмыйм, хитрит итмәгез.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|