|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2017 Экология
Җылы яшенле яңгырлардан соң, Татарстанда САЛКЫНАЙТАЧАКТатарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәткән иде. Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.
Оксана РОМАНОВА |
Иң күп укылган
|