|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2017 Мәдәният
Ильяс Халиков эстраданың капма-каршысы булган нинди тамаша куйган? (ВИДЕО)Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “MINBAR” татар-дини театры Казан тамашачысына “Болгар җилләре исә” дип исемләнгән театральләштерелгән концерт тәкъдим итте. Әлеге театр яшь булуына карамастан, “Аклыкка илтсен юллар” тамашасы белән башкалада һәм Татарстанның күп кенә төбәкләрендә чыгыш ясарга өлгерде инде. Театрның җитәкчесе - Ильяс Халиков – танылган автор-башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты, “Манзара” музыкаль премиясы лауреаты, Россия күләмендә үткәрелгән музыкаль хит-парадта дини эчтәлектәге җыр белән җиңү яулаган артист. Бүгенге көндә дини кичәләрне, мәҗлесләрне югары дәрәҗәдә үткәреп, халыкка аек бәйрәмнәрнең бәракәтен аңлатучы да. Концертка килгән тамашачылар да әлеге театрның эшчәнлеген бик югары бәяләп, гадәти эстрада концертларыннан аерылып торуын билгеләп үтте. Тамашачы бәяләмәсе, концертның сәхнә арты, артистлар һәм Ильяс Халиковның фикерләре – PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе әзерләгән GONGTV спорт һәм музыка каналы репортажында.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|