поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2009 Җәмгыять

ТҮРӘЛӘР ТАБИГАТЬНЕ ЯРАТАМЫ?

Матурлык дөньяны коткара” дигән гыйбарәне урынлы да, урынсыз да гел кабатлап торалар. Коткаруын коткарыр анысы, әмма аның кадәр гүзәллекне кайдан табып бетерергә? Табигать тарафыннан бирелгән матурлыкка соклану өчен дә “кемнең кулында – шуның авызында” принцибы эшли.

Матурлык дөньяны коткара” дигән гыйбарәне урынлы да, урынсыз да гел кабатлап торалар. Коткаруын коткарыр анысы, әмма аның кадәр гүзәллекне кайдан табып бетерергә? Табигать тарафыннан бирелгән матурлыкка соклану өчен дә “кемнең кулында – шуның авызында” принцибы эшли.

 

 Ил халкы эшләп тапкан байлык аерым кулларга таралып бетте, хәзер шул ук адәмнәр табигатьнең гүзәл урыннарын үзләштереп маташалар. Казанның Боровое Матюшино кебек танылган бистәсендә җир участоклары гына түгел, Идел дә стеналар белән бүлгәләп алынган. Түрәләр күп, матур урыннар аз, өстәвенә аларга ия булыр өчен җаен да табарга кирәк бит. Ләкин үзләренә дигәндә, аяк идәндә, баш та шәп эшли байларның. Игътибарыгызга шундый өч очрак.

 

 

Әлмәт коттеджлары: газета аферасы

 

Әлмәт хакимияте соңгы елларда законсыз төзелешләргә каршы зур көрәш алып барды. Үз белдеге белән ишегалдына гараж салган агай яки урам чатында киоск әмәлләп куйган эшкуар белән сүз кыска – сүтәргә! Соңгы ике елда “шәһәрнең архитектурасын боза” дип табылган утыз киоск сүтелгән. Шәһәр хакимиятенең бу тырышлыгын хупларга кирәктер. Әмма...

 

Әлмәттән ун километр төньяктарак Поташная Поляна авылы бар. Урманнар каплап киткән калкулыклар арасындагы матур урында урнашкан бу авылда төпләнергә теләүчеләр бик күп. Шуңа да биредә 10 сутый участокның хакы дүртешәр миллион сумга җитә. Бу бәягә дә җир табу авыр – авыл кечкенә, ә урман фондына кергән мәйданнардагы агачларны кисү, алар урынына йорт салу закон нигезендә тыелган. Әлмәт түрәләре законны үзләре өчен үзләре яза – авыл читенә тулы бер урам төзеп чыгарга карар кылалар. “Комачаулаган” агачларны кисеп аударып, урман читендә үзләренә участоклар әзерләп куялар.

 

 Участок әзерләүдән тыш җирне рәсмиләштерәсе дә бар бит әле. Ләкин түрәләрнең дә башы йомры, үзләренә дигәндә, зиһеннәренә күз тимәсен! Закон буенча, җирне теге яки бу кешегә бирү өчен башта билгеле бер тәртиптә гамәлләр үтәлергә тиеш. Иң элек участокның сатылуы хакында мәгълүмат район газетасында басылып чыга. Һәркем шушы җирне алырга дәгъва белдерергә хокуклы. Бер айдан соң участокны сатып алырга теләүчеләр арасында аукцион үткәрелә. Иң зур сумма тәкъдим итүче сатып ала, шуннан кергән акча район бюджетына китә. Ә инде җир участогын алырга теләүче берәү генә булса, ул бик арзанга – кадастр бәясе буенча сатып ала.

 

“Әлмәт таңнары”нда андый белдерү 2007 елның 11 декабрендә чыга. Ләкин шунысы кызык – район газетасының бу саны... 2 вариантта дөнья күрә. Беренчесендә Поташная Поляна авылында җир участоклары сатылу хакында мәгълүмат була. Икенче вариантта моның урынына район хастаханәсе табиблары турында мәкалә куялар.

 

Беренче газета нибары 50 экземпляр белән чыга һәм җир сатуга кагылышлы ведомстволарга җибәрелә. Янәсе, менә карагыз, закон таләбен үтәдек. Ә икенчесе 4000 экземпляр белән бастырылып, язылучыларга таратыла. Шул рәвешчә бу аферага кагылышы булмаганнар Поташная Полянада җир участоклары сатылу хакында берни белми кала. Билгеле инде, аукцион да булмый.

 

Бер айдан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Хафизов “яшерен” газетадагы игъланга нигезләнеп, җир участокларын “хуҗаларына” бирү хакында карарга кул куя. Җәмгысы 15 зу-ур түрәгә урман фондына кергән җирләр өләшенә. Беренче итеп Мансур Хафизов Әлмәт шәһәрендә яшәүче Хафизова Фирдания Фәритовна атлы ханымга 11 сутый җир бирү турында карарга кул куя. Үз-үзенә бирүдән читенсенгәндер инде... Аукционсыз өләшү сәбәпле, бәясе якынча дүртешәр миллион сум торган участоклар югарыда санап кителгән түрәләргә 87 мең сумга сатыла. 46 тапкырга арзанрак! Шушы ук рәвешчә районның җир һәм милек мәсьәләләре, капиталь төзелеш һәм нефть чыгару идарәсе башлыклары, Роснедвижимость һәм Саклык банкының район бүлеге җитәкчеләре, республикада шактый “эре” саналган берничә түрәнең туганы кебек адәмнәр җир участокларына ия була. Поташная Полянада яшәүчеләр әйтүенчә, район башлыгының дә йорты биредә. Ул өйнең манара сыманрак “мөгезе” бар. Авыл халкы аны “мәчет” дип атап йөртә. Район башлыгы Әлмәттән китсә, йортын  гыйбадәтханә итәр дип кысыр шатлык белән сөенеп йөрүчеләр дә бар.

 

Билгеле инде, район башлыгы белән авылдаш булырга теләүчеләр күп. “Эре” түрәләр артыннан авылга “уртараклары” килеп төпләнә. Бөтен кеше дә ике төрле газета чыгара алмый, шуңа күрә гомере буе Поташная Полянада яшәгән халыкның җирен оятсызларча тартып ала башлыйлар. Авыл уртасындагы агачларны кисеп аударып та үзләренә мәйдан чистарталар. Поташная Полянада яшәүче Сәйдә апа кемнең күпме җирен тартып алулары хакында бик ачынып сөйләде. Үзенең дә 11 сутый җиренең 6 сутыен тартып алганнар. Кайчандыр ул бәрәңге утырткан бакчада кемнәрдер фундамент салып маташа... Шуңа күрә район башлыгы белән авылдаш булу да шатландырмый аны.

 

Түрәләр җирләрен тартып ала башлагач, авыл халкы баш күтәреп маташкан. Ләкин аларны “бу урман фондына караган җирләр, тавыш чыгарсагыз, бөтенегезне моннан сөрәбез” дип куркытканнар. Халык тынган. Кайчандыр “үлсәк тә җиребезне бирмибез” дип йөргән кешеләр дә “бу теманы күтәрергә ярамый, тимәгез, язмагыз” дип үгетләделәр.

 

Поташная Поляна шахмат тактасын хәтерләтә. Сәйдә апаныкы кебек кечкенә генә авыл йортлары янында кояшны каплаган нәфесе туймаган өч катлы коттеджлар. Яңа хуҗалар авылның яңа картасын булдырган. Урманнар урынында – гольф мәйданчыклары, күңел ачу зоналары төзү планлаштырыла. Һәм, әлбәттә инде, бөтен байлык халыктан биек койма белән әйләндереп алынган. Түрә булмаганнарга керү тыела!

 

Әлмәттәге “газета аферасы” белән тәртип сакчылары кызыксына башлагач, авылга Урман хуҗалыгы министры Валерий Власов та килеп киткән. Урманны кисеп, яңа түрәләргә яңа участоклар әзерләү туктала. “Тавыш тынгач”, Поташная Полянада тагын пычкылар пәйда булмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Әмма шуны ышаныч белән әйтеп була – Әлмәт башкарма комитеты бу авылдагы коттеджларны сүтү турында карар чыгармаячак. Районда бары тик түрә булмаганнарның гаражлары гына мәҗбүри рәвештә сүттерелә.

 

Чаллы коттеджлары: “урманлы басу”

 

Чаллы халкы өчен ял итәрлек ике генә агачлык бар – шәһәр паркы һәм Боровец урманы. 90 нчы еллардагы коттеджлар модасыннан соң ул урман шактый кечерәеп һәм мескенләнеп калды. Ләкин һаман да “автоград урманы” функциясен үтәвен дәвам итә.

 

Урман шәһәр эченә дип әйтерлек кереп торса да, бу территория Тукай районына карый. Чикләре рәсми документларда төгәл күрсәтелмәүдән файдаланып, быелның язында тагын “коттеджлар һөҗүме” башлана – берничә гектар җирдә агачларны кисеп, участок чистарта башлыйлар. Күз ачып йомганчы йортлар да пәйда була. “Түрәләр сәнгатьне, матурлыкны аңламый” диючеләргә Боровец урманы эчендә төзелеп ятучы коттеджларны күрсәтер идем. Чиркәү гөмбәзенә охшатып ясалган бер йорт аеруча ошады. Бер министрныкы, малае өчен салдыра, диделәр. Тагын бер матур йорт экология милициясендә эшләүче түрәнеке, ди. Шәһәр халкы, урманны кисүгә каршы килеп, бераз шаулап ала да тынычлана. Ләкин түрәләрнең нәфесе зурдан.

 

Быелның октябрендә урманның көньяк өлешендәге ике гектарлы мәйдан өч метрлы койма белән әйләндереп алына. Бу территорияне дә озакламый коттеджлар басып алачагын аңлагач, бер төркем шәһәр халкы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеевка хат яза. Тегесе бу проблеманы Дәүләт Советы сессиясендә күтәреп чыга. Урман турындагы мәгълүмат Президентка барып җитә. “Боровец урманы” хакында Урман хуҗалыгы министры Валерий Власов депутатлар каршында хисап тота. Аны саклап калу өчен тиз арада чикләрен рәсмиләштерергә, урман фондына кергән территорияләргә кул сузган Тукай районы хакимиятен судка бирергә вәгъдә итә.

 

Вадим Махеев һәм Чаллы “активист”лары белән бергә коттедж төзелергә тиеш булган урман участогын барып карадык. Ике гектар мәйдандагы агачларны тимер баганалар һәм өч метр биеклектәге профнастил белән әйләндереп алган булганнар. Тавыш чыккач, профнастилны сүтеп алып киткәннәр, ашыгычлык белән булгангадыр инде, баганаларны казып маташмаганнар, кисеп алганнар.

 

– Агачларны кискәнне халык күрмәсен өчен шундый биек койма белән әйләндереп алалар. Бер айдан соң элек монда урман булган дип беркем дә әйтә алмаячак.

 

– Ә Тукай районы хакимияте белән сөйләштегезме, алар урман кисүне ничек аңлата?

 

– Тукай районы хакимияте фикеренчә, бу урман түгел, авыл хуҗалыгы җирләре. Күзгә карап, урманның шушы өлешен басу диләр. Аларны туктатмасаң, бөтен урманны авыл хуҗалыгы җирләре дип атаячаклар. Эшләр шуңа таба бара. Күптән түгел бер реклама газетасында “Боровец урманында 1 гектар җир сатыла” дигән игълан чыккан. Бер кеше, нәрсә саталар икән дип, телефон буенча риэлтерлар белән очрашырга килешкән. Моңа урман уртасындагы 1 гектар җирне күрсәткәннәр. Сатып ал, рәхәтен күр. Без прокуратурадан бу сатылган җирләрнең кемгә бирелгәнен ачыкламакчы идек, хуҗалары билгесез, дигән җавап килде. Ничек инде җирнең хуҗасы билгесез булсын ди?

 

– Без хакимияткә хат язгач, түрәләр безнең белән очрашуга килде, – дип сөйләде “активист”ларның берсе Наталья Зайцева. – Урман читендә күрештек. Кәгазьләр чыгарып күрсәттеләр, аларның карталары буенча, ул участокта урман түгел, басу. Үзләре дә: “Монда урман түгел, басу”, – диләр. Менә бит агачлар, дибез. Берни дә белмим, документлар буенча монда басу, ди...

 

Бу хакта Тукай районы башлыгы Таһир Хөрмәтуллин белән телефоннан сөйләштем. Ул Вадим Махеевның мөрәҗәгатьләрен “тавыш чыгарып йөрү” дип кенә атады. Янәсе, депутат эше түгел ул тавыш чыгару, “әнә коммунистлар тавышланып йөри, нәтиҗәсе юк...”

 

– Менә күз алдыгызга китерегез – урман янәшәсендә йорт салдыгыз. Сезгә әйбәт. Шунда яныгызга тагын бер кеше йорт төземәкче була. Сез тавышланасыз – ничек инде, урман бит бу, салырга ярамый! Менә монда да шундый хәл. Нигә әле кемгәдер урман янында йорт салырга ярый, ә башкаларга юк?

 

Миңа ярый, миңа ярагач, аңа ярый, башкаларга ярый дип кисә башласак, урман калмас бит, Таһир Нуруллович?

 

Вадим Махеев Тукай хакимияте белән сугышудан туктарга уйламый да. Депутат урман кисүгә чик куеп була дип саный.

 

– Прецедент кирәк. Минемчә, бер коттеджны булса да, суд карары нигезендә сүтәргә кирәк. Шул очракта башкалар да бу кадәр оятсызларча кыланмаслар иде.

 

– Ә сез үзегез инде төзелгән коттеджларның сүтеләчәгенә ышанасызмы?

 

– Юк.

 

Татар Саралы “коттеджы” беренче “прецендент”

 

Былтыр Яшел Үзән районының Раифа авыл җирлегендә зур гауга чыккан иде. Авыл җирлеге башлыгын тыюлык зонасына кергән авылларда җир участокларын өләшүдә гаепләделәр. Раифа  тыюлык дип игълан ителгәнче теркәлгән участокларда гына йорт төзергә була, яңа җир мәйданнары бүлеп бирү тыелган. Борын заманнардан бирле шушында яшәүчеләргә  дә Идел-Кама тыюлыгы рөхсәтеннән башка төзелеш эшләре алып бару тыела. Хәтта бәдрәфенең урынын алыштырырга теләсә дә, ул Идел-Кама тыюлыгыннан рөхсәт алырга тиеш. Ә шул ук вакытта Раифа авыл җирлеге башлыгы иске пичәтләрне кулланып, “яңа татарстанлыларга” җир өләшеп яткан.

 

 Авыл җирлеге башлыгының эше судка кадәр барып җитте-җитүен, ләкин законсыз җирләргә салынган коттеджларның кемнеке икәнен тикшерүчеләр әйтергә теләмәделәр. Хәер, аларның гади кеше булмавы аңлашыла инде. Бер йортның хуҗасы чыгышы белән Яшел Үзәннән булган министрныкы дип сөйләгәннәр иде. Тыюлыкта салынган коттеджларны сүтәргә дип тә тавыш чыгаручы булмады. Идел-Кама тыюлыгы директорының урынбасары Вячеслав Ямщиковтан шушы хакта сораган идем. “Без авыл башлыгы биргән документларга ышандык шул”, – дип, авыл башлыгын да, үзен дә аклап куйды. Ялган булса да, документлар тәртиптә бит, димәк, тыюлыкка да зыян килмәгән булып чыга. Тыюлык сагында торучы кеше авылда кемнең капка алыштырганын белә, һәркайсына штраф салырга әзер, ә уңга-сулга җир өләшкән авыл башлыгының эшчәнлеген тикшерергә көче җитми... Шул ук вакытта Вячеслав Ямщиков сукранып та алды, коттедж салучылар бигрәк азынды, берәрсенең йортын сүтсәләр, калганнарына акыл керер иде...

 

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга ди бит. Идел-Кама тыюлыгы җитәкчелеге, тырыша торгач, законсыз рәвештә “коттедж” салган кешенең эшен судка җиткерүгә ирешкән. Ул – Лаеш районы Татар Саралы авылында яшәүче Роберт Бикбов.

 

Чыгышы белән шушы авылдан булган пенсионер агай картаймыш көнен тыныч кына туган ягында үткәрәм дип уйлаган, күрәсең. Идел-Кама тыюлыгына караган җир булганлыктан, моңа йорт салу өчен участок бирмәгәннәр. Агай тоткан да авыл урамындагы буш мәйданны үзенеке дип игълан иткән. Идел-Кама тыюлыгы пенсионерны табигатьне бозуда гаепләп судка биргән, Лаеш районы суды аның йортын сүтәргә дигән карар чыгарган. Раифадагы коттеджлар темасы турында сөйләгәндә авызыннан һәр сүзне тартып аласы иде, ә бу хакта Вячеслав Ямщиков һөдһөд кошы тоткан кебек куанып бәян итте:

 

– Минемчә, Лаеш районы суды бик гадел карар чыгарды. Хәзер Югары Судның аны үз көчендә калдыруын көтәбез. Аннары йортны сүтәсе приставлар эшкә керешергә тиеш. Бу күпләргә акыл кертер, барысы да тыюлыкта йорт салырга ярамаганын аңлар иде. Пенсионер да закон бозганын аңлаган, ләкин ярар, штраф бирерләр дә котылырмын, бездә суд мәрхәмәтле дип уйлаган...

 

Татар Саралына барып, Роберт абзыйның йортын карадым. Уртакул байның мунчасы кадәр җыйнак кына өй. Ләкин аның белән сөйләшә алмадым. Ел буе судларга йөреп газапланып беткән бабай ни өчендер безне тыюлык җитәкчелеге җибәргән, өен сүтәргә теләгән кешеләр дип кабул итте. Нервлары тәмам какшаган, аңлашып булмады, тыңлап та тормады, куа... Үҗәтләнеп, үземнең кем икәнемне тагын аңлатырга маташкан идем, бабакай сөрән сала башлады:

 

– Коткарыгыз, үтерәләр! Үтерәләр!!! А-а-а!!!

 

Китми чара калмады.

 

Авылда бар да бабайны бик кызганып сөйләделәр. “Йонлы кулларына акча тыкмаган, шуңа күрә сүтәләр аның йортын, – диде бер абзый. – Аның акчасы да юктыр инде, түрәләргә бит бер мең сум гына бирә алмыйсың! Авыл читендә нинди йортлар салып яталар, аларына бернинди закон юк!”

 

 Абзый күрсәткән юнәлеш буенча китсәм, ни күрим! Татар Саралы читендә, урман эчендә зу-ур коттедж “авылы” төзеп яталар икән. Өч метрлы кирпеч стена белән әйләндереп алганнар, эчтә кешеләр, машиналар кайнаша... Кирпеч стенаның юлга чыгып торган ягы гына да 700 метр, дип сөйләде шушындагы төзелештә эшләүче бер абзый. “Яңа Татар Саралы”нда нибары унбиш кешенең йорты булачак икән. Берсен министрныкы дип әйттеләр. Барысы да Казаннан. “Коттедж авылы”н төзегәндә бихисап агач киселгән, сумы, газмы үткәрү өчен урманны казып бетергәннәр... Әлбәттә, бу коттедж хуҗаларына бернинди тыюлык җитәкчелеге дә, экологлар да, урманчылар да бәйләнми, тими, судка бирми... “Аларның теләсә нинди төчкереккә дә белешмәләре алдан әзер”, – дип кенә көлде төзүчеләр. Шулайдыр. Идел-Кама тыюлыгында бу төзелеш хакында бөтенләй әйтмәделәр.

 

Бөтен республикада бары тик Роберт абзый гына тыюлыкта йорт салса, сүз дә юк, аныкын сүтәргә кирәк дияр идем. Авылдагы буш урында мунча кадәр йорт төзегән пенсионерны җәберләп, шул ук авыл янәшәсендә урман турап, коттедж салган түрәләрне ничек күрмәмешкә салышып була икән ул? Моны тыюлык җитәкчелегенең оятсызлыгы дип кенә бәяли алам. Түрәләргә тешләре үтмәгәч, эш күрсәтер өчен, көчсез кешегә ябышканнар. Штраф белән генә чикләнеп калмаганнар, аларга зур итеп сөйләргә, “менә без табигать сагында торабыз” дияргә йортның сүтелүе дә кирәк.

 

 Алай гына да түгел. Пенсионер бабай йортын яшәр өчен салса, түрәләр бит тыюлыкта ял итәргә дип сала! Татар Саралында йөргәндә шарт та шорт мылтык тавышы ишетелеп кенә тора. Аларын да күрми, тыймый тыюлык җитәкчелеге. Нишлисең, көчленеке замана...

 

 Шулай да, Югары Суд пенсионерның йортын сүтү турындагы карарны юк итәр дип өметләнәм. Табигать сагында торучы түрәләр эшне Боровое Матюшино, Раифа, Боровец урманнарындагы коттеджларны сүтүдән башласыннар иде лә ул...


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 23 | 04.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»