|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2017 Җәмгыять
Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы артаБалигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студентбулган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә. Әлеге өстәмә түләүләрне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән балаларның туу турындагы таныклыклары, 18 яшьтән узганнарның уку йортында белем алуы турында белешмә дә сорала. Өстәмә түләүнең төгәл суммасын пенсия бүлеге хезмәткәрләре исәпләп бирәчәк. Шулай ук студент укын ташлаганда, озак вакытка академик ял алганда, яки хәрби хезмәткә киткәндә дә түләүләр бетерелә.
--- |
Иң күп укылган
|