|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2017 Мәдәният
Тинчуринлылар бер көндә Тукай иҗатына бәйле ике спектакль күрсәтте (ФОТО)Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан тинчуринлылар Казан мәктәпләре укучыларына шагыйрь иҗатына бәйле ике көндезге спектакль күрсәтте. Аерым алганда, башта балаларга Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online” әкияте тәкъдим ителде. Укучылар Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән танышты. Соңрак укучылар Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тамаша кылды. “Сөй гомерне!” — Г.Тукайның “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булды. Аның режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә — Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты. Спектакльдән соң Тукай әкияте геройлары – Су анасы белән Шүрәле катнашында интерактив оештырылды. Укучылар шагыйрьнең әдәби мирасына багышланган интеллектуаль викторинада катнашты. Чара Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.
--- |
Иң күп укылган
|