поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2017 Хәйрия

“Эчтә нидер шартлады да, кан китте": бер хата гаиләнең тормышын астын-өскә китергән

Сөләйманның яшьтәшләре инде күптән беренче адымнарын ясап, тәпи китте – хәзер артларыннан куып тотарлык түгел. Кайберәүләре әти-әнисе һәм тирә-янындагылар белән аерым сүзләр белән аңлашса, икенчеләре инде үз фикерләрен, хис-кичерешләрен тәмам олыларча белдерә.

Үсеш тизлеге төрле булса да, алар әти-әниләрен сөендереп, елмая-көлә, уйный-уйный көн дә нәрсәгәдер өйрәнә - айлап түгел, көнләп үсә.

Сөләйманга гына шундый бәхетле балачак, аның әнисе Гөлназга улының мондый уңышларын күреп сөенүләр әлегә насыйп түгел. Бу очракта “әлегә” сүзенә күпме өмет, ышаныч салынуын белсәгез иде, эх! Дөньяга аваз салганның беренче көненнән үк сабый  башка яшьтәшләре кебек үк булу өчен тырышлык куя.  Исемен дә Сөләйман дип юкка гына кушмаганнар – ул сәламәт, исән, имин дигәнне аңлата бит.

Йөкле хатын-кызга, гадәттә, исән-имин котылырга, сау-сәламәт бала табарга язсын, дип телиләр.  Гомеренең беренче мизгелләреннән үк әнисез калган үксез сабыйлар һәм авыру бала тәрбияләргә, көн саен бәгырь җимешенең газапларын күрергә  мәҗбүр әниләр бер дә булмасын иде дә шул... Әмма , кызганычка, медицинабыз алга китте, хастаханәләребез иң заманча җиһазларга баетылды  дип, горурланып сөйләсәк тә,  кайчак бер кешенең хатасы тулы бер гаиләнең тормышын астын-өскә китерә.

Гөлназ Яруллинаның бу  икенче йөклелеге була.  Уллары Кәримгә бүген инде 9 яшь. Беренче йөклелек берникадәр авырлыклар белән кичерелсә дә, бала сау-сәламәт булып туган, хәзер инде Кәрим 2 сыйныфта укый.

Гөлназның икенче балага узуы  зур сөенеч булып кабул ителә. Яруллиннар гаиләсендә бу бик тә көтелгән, карында ук яратылган сабый була.  Әмма бу юлы булачак әнинең сәламәтлегенә зарлары була. Ара-тирә кан басымы уйный, аяклары шешенә, 7 айда анализларында аксым барлыкка килә. Шунда Гөлназ табиблар күзәтүендә булуым хәерле дип, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына китә. Әмма Казанның 3 бала табу йортында Гөлназны кабул итмиләр.

- Башта бала табу йорты табиблары, ашыгыч ярдәм фельдшерлары белән "Ник аны монда алып килдегез, монда китерергә тиеш түгел идегез", дип талашты. Ашыгыч ярдәм машинасына китми торырга куштылар. Әмма табиблар мине караган арада, алары китеп барган. Табиблар янә ашыгыч ярдәмгә шалтыратып: "Ник китеп бардыгыз?" дип ачуланышырга тотынды. Мин "Дарулар, дәвалану языгыз да, өйгә генә кайтып китәм", - дип тә карыйм. Җибәрмәделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы яңадан әйләнеп килгәнче, тагын фәлән кадәр вакыт узды.

Гөлназны 1 санлы бала табу йортына алып китәләр. Анда "Ник монда китердегез. Бала табу йорты шыгрым тулы, урын юк", - дип каршы алганнар.

- Мин иртәдән бирле аяк өстендә, ашамаган-эчмәгән, инде арып-талган, янә өйгә генә кайтарып җибәрегез дип ялварам. Әмма мине яңадан табиб креслосына яткырдылар. Яшь кенә табиб кыз килде яныма. Мин аңа әйтеп торам, эчкә кадәр тыгылмагыз, минем балам бик түбән ята, дим. Әмма бу кыз кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан китте. Моннан соң табиблар инде каннны туктата алмады. Шулай, Сөләйманыбызны 7 айлык вакытта ашыгыч рәвештә ярып алырга туры килде. Бер тәҗрибәсез табиб аргасында хәзер менә улыбыз күпме тилмерә, күпме авыртулар, газаплар кичерә, - дип сыкрана Гөлназ.

7 айлык булып туган нарасыйның, билгеле, үпкәләре җитлекмәгән була. Аны аппарат аша гына сулаталар. Өстәвенә, нәни инсульт та кичерә.  Бала табу йортыннан башка әниләр балалары белән өйгә чыгарылса, Гөлназны сабые белән Казанның 1 санлы балалар хастаханәсенә күчерәләр. 1 ай дәвамында нарасыйны шунда "кеше" итәләр.

- Барысы да әйбәт бара иде кебек.  Безне 1 айдан өйгә чыгардылар. Әмма берзаман баланың баш миенә су җыелуы ачыкланды, гидроцефалия башланды. Мондый диагнозлы балаларның башы үсә. Сөенечкә, без бик яхшы невропатолог күзәтүенә эләктек. Бу процессны вакытында туктата алдык. Әмма нәниебезгә ДЦП диагнозы куелды, - дип сөйли әни.

Бүген Сөләйманга инде 1,8 ай. Әмма ул яшьтәшләре кебек утыра, йөри, сөйләшә, уйный алмый.  Алай гына түгел, хәтта борыла, каты ризык та ашар хәлдә түгел. Ә бит нәнинең бик тә башкалар кебек буласы килә.

- Улыбыз барысын да аңлый, ымсынып, төрле тавышлар чыгарып, ни теләгәнен аңлата. Кешене таный, ояла, ятсына да белә. Элек мин авыру баланы әниләре ничек аңлый икән дип уйлый идем. Үз балаңны аңламыйча мөмкин түгел икән. Ни теләгәнен барысын да белеп торасың.

Улларын тернәкләндерү, аякка бастыру өчен әти белән әниләре кулыннан килгәннең барысын да эшли – күренмәгән табиблары, алмаган дәвалары калмаган. Көн дә масаж, ЛФК, логопед белән шөгыльләнүләр, 1 ампуласы 2 меңгә якын торган уколлар. Узган ел Сөләйманны 1 айга Чехиягә дә алып барып кайтканнар. Шуннан соң бала сыек ризыкны ашарга өйрәнгән. Моңа кадәр монысы да авырлык белән бирелгән. Ике-өч ай саен Чехиягә барырга кирәк дип әйткәннәр. Әмма гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.
 
Гөлназ Казанда мондый балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган клиника тапкан. Узган ел ахырыннан Сөләйманны шунда йөртәләр. Авыру балалар белән анда Кытай белгечләре эшли икән. Моннан тыш Сөләйманны Самарага остеопатка да алып баралар.

- Бала табу йортыннан безне карында үсеш тайпылышлары булган дигән диагноз белән чыгардылар. Әмма күпме белгечкә күрендек - барысы да Сөләйманыбызның бүгенге хәлен тудырганда алынган җәрәһәтләр белән бәйли. Остеопат умыртка сөягенең муен өлешенә зыян салынган, сосудлар кысылган, ди. Шуның аркасында күзләребез дә кылыйлана башлаган иде. Остеопатка йөри башлагач, рәткә килә инде, - дип сөйли Сөләйманның әнисе.

Табиблар Сөләйманның тернәкләнүенә, аякка басуына өмет бар, диләр. Чөнки нәни тышкы кыяфәте белән сау-сәламәт нәниләрдән аерылмый да диярлек. Бары тик яше буенча бик кечкенә  бала кебек кенә. Акыл ягыннан да зәгыйфь түгел. Хәзерге вакытта дәвалануны туктатмаска гына кирәк, ди белгечләр.  Әмма гаиләнең көннән-көн мөмкинлекләре кими бара.

- Ирем прораб булып төзелештә эшли. Көне-төне эштә инде.  Үзем декретка кадәр балалар бакчасы мөдире идем. Әле бала өчен пособие алганда, ярыйсы иде. Хәзер инде дәвалануны дәвам итү авырга туры килә. Фатирыбыз социаль ипотека буенча алынган. Ай саен аның өчен түләүләрне каплап барасы бар.  Инвалидлык буенча пенсия билгеләнде. Әмма 13 мең акча безнең очракта нәрсәгә җитсен? Көненә генә дәвалануга 7 меңгә якын акча тотарга туры килә. Моңа кадәр бераз җыйган акчаларыбыз бар иде. Инде хәзер алар да бетте - дәвалануларга 1 миллионнан артык акча тоттык. Хәзер бөтен өметебез кешеләр мәрхәмәтлелегенә, - ди Гөлназ.

Гөлназ ярдәм сорарга кыенсынса да, чарасызлыктан бу адымга барырга мәҗбүр булган. Клиникада дәвалану өчен гаиләгә өч ай өчен 460 мең сумлык счет чыгарганнар. Аннары, җәй көне, Гөлназ улын белгечләргә күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга җыена. Шулай ук Кырымда дәвалану узарга ниятлиләр.

Бәгырь җимешенең дәвалануын дәвам иттерү үз көчләре белән тәэмин итә алмагач, Гөлназ "Ярдәм" мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Социаль челтәрдә дә Сөләйманны тернәкләндерүгә акча җыю буенча төркем дә эшли. Әмма беренче вакытта туганнары, танышлары акча белән булышса, хәзер инде аларның да мөмкинлекләре саеккан. Әмма Яруллиннар гаиләсе республикабызда киң күңелле, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр барлыгына чын күңелдән ышана.

Яруллиннар гаиләсе уллары мәктәпкә үз аякларына басып барачагына чын күңелдән ышана. Кешеләр, каты бәгырьле булмыйча, ярдәм кулы сузса, билгеле...

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
карта Сбербанк России на имя Яруллиной Гульназ 4276 6200 2607 8455
Яндекс кошелек 4100 1499 9152 594
Сөләйманның әнисе Гөлназның телефоны: 89173 952 982
Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club140788158
Шулай ук "Ярдәм" мәчетенә дә мөрәҗәгать итәргә була.
 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 24.04.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»