|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Шоу-бизнес
Бауманның «татар йолдызлары аллеясыннан» ике исем югалганИнтернетта Казанның Бауман урамында урнашкан «татар йолдызлары аллеясыннан» ике йолдыз югалган дигән сүзләр таралды. Бу хакта КФУ доценты Айрат Бик-Булатов хәбәр итә. Доцент сүзләренчә, югалган йолдызларның берсе аның икетуган әбисе Мөнирә Булатованыкы. Мөнирә Булатова татар операсына нигез салучыларның берсе, аның исеме бары тик шушы Бауман урамындагы аллеяда гына мәңгеләштерелгән дип язган Айрат әфәнде Facebookта. Шулай ук ул әлеге урамны тулысынча реконструкцияләү сәбәпле, аллея гомумән юкка чагарылачак дигән мәгълүмат та бар. Хакимияттә рәсми комментарий бирмиләр. Тулырак: Соцсети: в Казани с «аллеи татарских звезд» на Баумана пропали две таблички с именами
--- |
Иң күп укылган
|