поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.04.2017 Мәдәният

Раил Садриев: «Дөньяда юмор булмаса кеше тугач та үлгән булыр иде»

Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевны белмәгән кеше сирәктер. Урысның «три в одном» дигәне кебек, Раилнең дә берьюлы артист, директор, администратор, режиссер, сәнгать җитәкчесе, фәйләсуф, юморист икәнлеген искә алсак, аны үзебезчә «берүзе унга тора» дип әйтеп буладыр.

Чыннан да, бүген татарча кайсы телевизион каналны гына ачсаң да, кайсы радионы гына кабызсаң да, Раилне күрсәтәләр, сөйләтәләр. Кем әйтмешли, өйдәге үтүкне электрга тоташтырсаң, аннан да үзенең бераз карлыкканрак тавышы белән Раил Садриев көлдерер кебек. Бу әңгәмәбез 1 апрель, ягъни көлке көне алдыннан дөнья күрергә тиеш иде. Бүген татар дөньясында аннан да көчлерәк юмористны табып булмый. Әмма берничә тапкыр алдан килешеп куюга карамастан март аенда очрашып булмады. Ни өчен дигәндә, аның грамм да вакыты юк иде. Раил ике атна буена Буада бөтен Русия күләмендәге театр фестивале уздырып йөрде. Ул тәмамлануга Башкортстан якларына чыгып китте. Аны мин Башкортстаннан кайтканда гына «эләктерә алдым».

Гаиләсе белән.

– Раил, иң әүвәле юморның нәрсә икәнен бераз ачыклап китик әле.

– Гап-гади генә итеп әйткәндә, яшәүнең бер төре ул. Әгәр юмор булмаса, адәм баласы туган да үлгән булыр иде. Юмор һәр кешегә ашау-эчү, йоклау кебек иң кирәкле әйберләрнең берсе, дөрес яшәүнең бер юнәлеше дип әйтер идем. Ул кешене теләсә нинди авыр шартларда да оптимистик рухта тоту өчен ярдәм итә, аның тормышка, яшәүгә ышанычын арттыра. Төрмәдә икәү утыра икән. Аның берсе тәрәзәгә карый да андагы рәшәткәне генә күрә, ә икенчесе шул рәшәткәләр арасыннан ерактагы йолдызларны да күрә, хыяллана, үзендә шаярырга көч таба. Бу ике кешенең кайсысының озаграк яшәячәге аңлашыладыр.

– Син тормышта бик җитди күренәсең. Театрың да юмор яисә миниатюралар театры дип түгел, ә Буа дәүләт драма театры дип атала. Репертуарыгыз да гел юмордан гына тормыйдыр бит, җитди спектакльләр дә бардыр?
– Син телевидение аша бара торган «Елмай!» тапшыруларыннан чыгып фикер йөртәсең инде бу очракта. Пәри башка, җен башка дигәндәй, безнең бүгенге репертуарда нигездә бик тормышчан, актуаль әйберләр. Болар – Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектакле (аны Фәрит Бикчәнтәев куйды бездә дә). Башкортстан драматургы Сөләйман Латыйповның «Кодалар, кодачалар», Рәдиф Сәгъдиевнең «Алсу томан артында» пьесалары да, Туфан абыйның «Кияүләр» спектакле дә замана таләпләренә җавап бирә торган фәлсәфи әсәрләр.

– Раил, әле март аенда гына син 20 мең кеше яши торган Буада бөтен Русия күләмендә «Идел-Буа-Урал» дигән милли театрлар фестивале уздырдың. Әлбәттә, төп чыгымнарны республикабызның Мәдәният министрлыгы күтәргәндер. Әмма безнең халыкта «Ашаган белми, тураган белә» дигән әйтем бар бит. Синеңчә ничек, фестиваль барып чыкты дип саныйсыңмы? Аны алга таба да үткәрергә исәп бармы?
– Минем холкым шундыйдыр инде: бөтен кеше барып чыкмас бу дип шикләнгән әйберләргә тотынам да, аны геройларча башкарып чыгарга тырышам. Моннан ун ел элек Буада театр барлыкка килер дип берәр кеше уйладымы икән? Юктыр. Ә бүген андый театр бар, Аллага шөкер. Һәм аны татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә беләләр. Чөнки без гел юлда, тәгәрмәч өстендә. Бүген Башкортстанда, иртәгә – Ульянда, берсекөнгә Пермьдә дигәндәй. Рәхмәт президентыбызга, әле март аенда гына безгә «Хагер» автобусы бүләк итте. Ә фестиваль барып чыкты дип әйтә алам. Анда Казахстаннан, Башкортстаннан, Комидан, Удмуртиядән 17 театр катнашты. Аларның дүртесе академия, ә бишесе курчак театрлары иде. 12 көн буена Буа һәм тирә-күрше районнардан килүче тамашачылар дистәләгән спектакльләр карады. Жюри составында да Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән мәртәбәле театр белгечләре утырды. Кунакларның безнең кунакчыллыкка, театр коллективындагы үзара җылы мөнәсәбәткә исләре китте. Беләсезме миңа аларның нинди бәяләре ошады: «Сездә батарея җылысы түгел, ә күңелләр җылысы», – дип әйтте бер кунак.

Әлбәттә, фестивальне киләсе елга да уздырырга исәп бар. Бераз статусын зурайтып, географиясен киңәйтеп. Халыкара дәрәҗәгә җиткереп дип әйтүем. Быел да без Монголия артистларын чакырган идек. Техник сәбәпләр аркасында гына килә алмадылар. Ә киләсе елга Казахстан, Монголияне генә түгел, ә Әзербайҗан, Төркия, Финляндия кебек илләрдән дә аларның театрларын чакырырга исәп бар.

– Инде дә Буа театрына кайтсак, ул йөз ел элек барлыкка килгән дип әйтәсең. Син моны тарихчы буларак казып чыгардыңмы, әллә бу факт Буада яңадан дәүләт театры оештыру өчен генә кирәк булдымы?
– Әйе, Буада моннан йөз ел элек театр оешкан. Хәтта революциягә кадәр үк. Аннан колхоз-совхоз театры сыйфатында узган гасырның 50 нче елларына кадәр яшәгән әле ул. Мин яшь чакта бездә үзешчән театрлар гөрләп эшли иде, район үзәгендә халык театры да бар иде.

Мин Буада яңадан дәүләт театры оештырырга хыялланып йөргәндә иң әүвәле шул театрларның тарихы белән кызыксындым. Чыннан да, Иделнең бу ягында, ә монда бит Яшел Үзән, Кайбыч, Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле кебек районнар, аларга өстәп тагын Чувашиянең, Ульян өлкәсенең йөзләгән татар авыллары бар, нигә бер профессиональ театр булмаска тиеш дип уйладым. Буаны икмәге, чөгендере, шикәре белән генә түгел, ә театры белән дә белә башладылар. Киләчәктә үзебезнең төбәкне тагын да күбрәк белсеннәр өчен тырышып йөрибез бит.

– Бүген театрыгыз ни хәлдә? Башкалардагы кебек кадрларга, репертуарга кытлык сизеләме?
– Алары бар инде аның. Бүген менә труппада 16 артист санала (икәү декрет отпускысында). Аллага шөкер, менә быел Фәрит Бикчәнтәев әзерләгән курстан берничә кеше кайтырга тиеш.

Ә репертуарга кытлык юк дигән театр юктыр инде ул.

– Син инде театрыгызда башка танылган режиссерлар чакыртып та байтак драма әсәрләре, комедияләр куйган кеше. Ә кайсы спектакльне куярга хыялланасың?
– «Хуҗа Насретдин»ны. Ул бик фәлсәфи әйбер. Миңа дөньяның асылын, яшәү мәгънәсен гап-гади тормыш детальләре аша ачып биргән спектакльләр ошый. Мәсәлән, Туфан абыйның «Әлдермештән Әлмәндәр»е ни өчен һаман да популяр. Чөнки ул яшәү белән үлем хакында ачыктан-ачык сөйли, үлемнән курыкмаска өйрәтә.

– Раил, синең күпмедер дәрәҗәдә фәйләсүф икәнлегеңне беләм. Бик күңелле тема булмаса да, яшәү-үлем философиясен бераз дәвам итик инде. Чөнки әлеге тема тормышта да, әдәби әсәрләрдә, хәтта диндә дә бик үк ачылып бетми шикелле.
– Мин яшәешнең рәвешен аңлыйм. Үлемнән курыкмыйм. Чөнки үлем – конкрет әйбер, вакыты килеп җиткәч бөтенебез дә бакыйлыкка күчә. Без бит күп әйберне белми калабыз, безне дуслар, хәтта хатыныбыз сатарга мөмкин, ә үлем бик гади әйбер, ул сатып тормый, килә генә. Безгә үлемгә һәм яшәүгә карашны үзгәртергә кирәк. Чөнки күбебез мәгънәсез тормыш алып барабыз. Кемнәрнедер рәнҗетә-рәнҗетә байлык җыябыз. Һәм бер әйберне дә үзебез белән алып китә алмыйбыз.

Динне исә кешеләр үзләре уйлап чыгарган, Алланы да үзләре тудырган. Әйе, менә күз алдына китерик. Ходай Океан шикелле, ә адәм баласы шул океанда бер тамчы гына. Мин җиһанның законнарына ышанам. Чөнки беләм: кеше дөньяга килә, яши, китеп бара. Ә җан – мәңгелек.

– Син инде тарихчы буларак та, артист буларак та байтак кына фәйләсүфләрнең әйткәннәре, язып калдырганнары белән таныш. Шулай да иң зур тәэсир ясаганы кем?
– Һиндстан фәйләсүфе Ошо. Аның фәлсәфәсе гап-гади, бөтен кешегә дә аңлашылырлык. Үлем юк, кемгәдер аның килүе калганнарга сабак булырга тиеш, ди ул. Ошо безгә проблема тудырган кешеләргә карата да начарлык кылмаска куша. Әгәр дә кара булмаса, без акның нәрсә икәнен белмәс идек, ди.

Безнең татар халык иҗатында да, мәкаль-әйтемнәрдә дә яшәү фәлсәфәсен ача торган әйберләр күп. Мәсәлән, «Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый» дип ничек төгәл әйтелгән. Без бит алдагы буыннарга караганда рәхәтрәк яшәсәк тә һаман зарланабыз. Югыйсә сугыш булмаганга шатланырга гына кирәк. Әнә Фәнис абый Яруллин үзенең бер шигырендә: «Әрнемәгән, сызламаган җанда битарафлык җәя кочагын», – дип, бик дөрес яза.

– Раил, инде реаль тормышка кайтып, гаиләң белән дә танышып китик.
– Хатыным Эльмира белән 29 ел бергә торабыз. Ул урыс теле укытучысы. Улыбыз Фәриткә 20 яшь. Ул Казан федераль университетында инглиз, кытай телләрен өйрәнә.

Хатыным белән менә 20 елдан артык инде Иванов ысулы белән чыныгабыз: бәкедә су коенабыз, чыклы үлән өстеннән яланаяк йөрибез.

– Ничә сәгать йоклыйсың?
– Кешегә алты сәгать йокы җитә дип уйлыйм.Тик менә үземнең 4 кенә сәгать йоклаган көннәрем күп.

– Синең кулда бүген күпме власть: театрыгызда директор да син үзең, администратор да, сәнгать җитәкчесе дә. Гомумән, син нинди җитәкче?
– Кайчагында кызып та киткәлим. Әмма тиз суынам. Кычкырган кешемнән барып гафу да үтенәм. Нишлисең, мин һәрнәрсәне үземчә күрәм, үземчә эшләргә тырышам. Үземнең кул астында эшләүчеләрдән дә кайчакта күпне таләп итәм кебек. Әмма бүген шунсыз булмый. Чөнки мин театрыбызны яшәтү өчен дип яшим, туган төбәгебезне тагын да данлырак итәр өчен тырышам.

– Шушы юнәлештә тагын да зуррак уңышлар сиңа!
– Рәхмәт.


Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.04.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»