поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
23.04.2017 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевның эстрададан китәм дигән сүзләре хакмы? (КЫЗЫКЛЫ ИНТЕРВЬЮ)

Фирдүскә TMTV музыкаль премиясенә ни өчен килмәвен сорарга дип кенә шалтыраткан идем. Баштарак җавапларны кыска тотса да, район мәдәният йортларына кагылышлы соравымнан соң җырчы ачылып китте. Баксаң, бу өлкәдә без белмәгән бакалар ята икән.

- Фирдүс, быел сезнең Теләчедәге концерт вакытында мәдәният йорты администрациясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән. Анда бүтән килмәскә сүз биргәнсез, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?

- Концертлар белән күп районнарда булырга туры килә. Проблемалар булмый калмый инде ул. Ләкин мин алар турында кешегә сөйләп йөрмим.  Мин ир-ат кеше, андый нәрсәне яратмыйм. Теләчедә булган хәл турында да белдертәсем килмәде. Нәрсәгә? Мин аны кирәк дип санамыйм. Булган – беткән. Анда кабат бару-бармауга килгәндә... быел без концертлар исемлегеннән күп районнарны сызып ташладык. 

Беренчедән, матур итеп каршы ала белмиләр, аренда хакы белән уйныйлар, без киләсе көнне үз мероприятиеләрен үткәреп яталар. Залларда тәртип юк. Үз кешеләренә икешәр рәт чакыру билетлары өләшәләр, безгә белгертми генә өстәмә билетлар саталар. Менә шундый районнарга ничек барасы килсен инде? Бу бит битеңә төкергән кебек! Мин үзем Норлатта район мәдәният директоры булып эшләгән кеше. Бу өлкәне беләм. Ләкин алай эшләргә ярамый.

- Кайсы районнар турында сүз бара?

- Мин яхшы эшли торганнарын гына әйтим әле. Менә Саба күңелемә бик хуш килде. Анда чын тәртип! Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм әфәндегә зур рәхмәт. Хөрмәт белән каршы алдылар, кунак иттеләр. Чакыру билеты да бары тик район башлыгы исеменә генә бирелгән иде. Теләгән һәркем билет сатып алып керде концертка. Апас, Арча, Азнакай, Кукмарада яхшы эшлиләр. Бу районнарда халыкка хөрмәт бар. Чакыру билетлары өләшенергә тиеш түгел дигән таләп куелган аларда. Мин моны дөрес дип саныйм. Бездә бит ул билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Бер дә сыер савучыга тоттырганнары юк! Кайда монда дөреслек? Җитәкче кешенең концертка билет алырга мөмкинлеге юкмы әллә аның? Гади авыл кешесен бушлай кертсәләр, алай гарьләнмәс тә идем.

- Аренда белән уйнау дигәнегезне дә аңлатып китегез әле...


- Татарстанда мәдәният йортларында җырчы концерт өчен калдырырга тиеш аренда бәясенең конкрет ставкасы юк. Кайдадыр 10, кайдадыр 15, кайдадыр 20 процент сорыйлар. Шуның өстенә үзләренең закон бозу очраклары да юк түгел. Әйтик, бер районда безнең концерт көнне үз мероприятиеләренә әзерләнеп яталар иде. Ул көн арендага бирелгән икән, алар залны буш тотарга тиеш югыйсә. Россия шәһәрләрендә дә чыгыш ясыйбыз. Анда мондый хәл юк. Барысында да аренда ставкасы бертөрле. Менә минем беләсем килә - ни өчен бездәге район мәдәният йортларында кагыйдәләр бертөсле түгел? 

- Эстрададан китәм дигән сүзләрегез хакмы соң?

- Сәхнәгә чыгып җырлый башлагач та миңа: “Йөрсәң өч ел йөрисең дә, аннары юкка чыгачаксың”, - дип юраган иде кайберәүләр. Аллаһы Тәгалә язган күрәсең, менә инде 5 ел халык алдында чыгыш ясыйм. Елдан-ел концертларыма тамашачы күбрәк килә. Быел менә, Аллага шөкер, Казанда 6 көн концерт куйдык. Халыкның 99 проценты безгә яхшы бәя куйды. Узган ел – 50 проценты, өченче ел исә 30 процент тамашачы гына яхшы дип бәяләгән иде. Әгәр халык минем җырларымны ярата икән, минем концертларыма теләп йөри икән – мин аларга бик рәхмәтле. Әмма алда, әйткәнемчә, кайбер сәбәпләр аркасында концертлар санын киметергә уйлыйбыз.

“Мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә”

- Иҗатыгызны тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел...

- Миңа үзем турында бик күп фикерләр ишетергә туры килә. Сөйләсеннәр. Тик бер нәрсәне аңламыйм – нәрсәгә мине башка җырчылар  белән чагыштырырга? Гомумән, безнең эстрада җырчыларын берсен-берсенә капма-каршы куеп чагыштырырга яраталар. Бу дөрес нәрсә түгел. Һәр җырчының үз тыңлаучысы булырга тиеш. Моңлы җырлар яратасың икән – Филүс Каһировны тыңла, шоу, дискотека кирәк икән – Радик Юльякшин, җаныңны ял иттерәсең, үткәннәргә кайтасың килсә - Салават, Зәйнәп, Хәния Фәрхиләргә бар, энергия аласың килә икән -  минем концертларга кил. Эстрадада бөтен юнәлеш тә булырга тиеш бит. Ник шуны аңламыйлар икән? “Mercedes” белән “BMV”ны  яки “Калина” белән “99”лыны чагыштырган кебек була бит инде бу! Һәр җырчы концертына күп көч сарыф итә, тырышлык куя. Нигә аны сүгәргә? Дөрес, эстрадада проблемалар юк түгел. Ләкин аларны тәнкыйтьләргә түгел, ә чишәргә өйрәнергә кирәк! Менә мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә!

- Нишләр идегез соң?

- Иң элек барлык җырчыларны бергә җыеп, аларның проблемалары турында сүз кузгатыр идем. Музыка мәктәпләрен кирәк әсбаплар, уен кораллары белән баетыр идем. Авылларда мәдәният өлкәсендә белгечләр җитми – шуны хәл итәр идем. Татарның нигезе авылда бит. Телебез, гореф-гадәтләребез шунда яши. Без кечкенә вакытта бәйрәмнәрдә җырларга дип 30-40 кеше чиратка тезелә идек, хәзер андыйлар 10 кешегә дә тулмый. Кеше калмады авылда! Менә шуларга йөрәк әрни.

- Фирдүс, фикерләреңне тыңлагач син минем күзалдыма бөтенләй башка кеше булып килеп бастың. Гади, эчкерсез, милләт җанлы. Сәхнәдә син кызу, усал кеше итеп  күренәсең...

- Мин фәрештә түгел! Төрле вакытларым була. Кызып китеп, кешене үпкәләткән чакларым да булгалый. Ләкин тиз кайтам, ялгышымны аңлап гафу үтенә беләм. Әгәр мин дөрес түгел икән, мине төзәтегез, дим. Усаллык, кызулык бар миндә, яшермим. Әмма усал булмыйча да булмый! Минем төркемдә 15 кеше эшли, аларны тыңлата белергә кирәк. Акча эшли башлагач, дуслар да күп була башлады – аларны аера белергә кирәк. Әмма күңелем белән мин бик добрый кеше. Дин ягына тартылу теләгем дә юк түгел. Җәмгыять кешене боза. Эстрада да. Арыйм, сүгенәм, усаллык барлыкка килә. Йолдызлык чиреннән, дөнья малы белән күзем томаланудан куркам. Аның өчен җавап бирәсе бар бит. Туганнардан, дуслардан да гел сорыйм: “Мин үзгәрмәдемме? Әгәр “оча” башласам, мине җиргә төшерегез!” – дим. Мин хәзер биш ел элек булган Фирдүс түгел инде. Уйлануларым, фикерләвем бөтенләй башка. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Аллаһы Тәгалә дуслардан, туганнардан аермасын.

 

Әңгәмәдәш - Галия РАХМАН
Интертат.ру
№ --- | 23.04.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы