поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2017 Шоу-бизнес

Кемгә 200, кемгә 1300 сум: татар җырчыларының концертларына билет бәясе ничә сум тора?

Татар эстарадасының олимпында кемнәр? Кемнең билет бәясе кыйммәтрәк? Уртача билет бәясе ничә сум? Интертат.ру татар җырчыларының билет бәяләренә күзәтү ясады. Соңгы 5 елда татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә, кайчандыр дан тоткан йолдызлар арткы планга күчте, аларга алмашка йөзләгән җырчы килде.

Һәр көн саен яңа җырчы күреп барсаң да, аптырамассың.Буын алышына, соңгы арада ул аеруча да сизелә. Олы һәм яшь җырчылар сәхнә бүлешә алмыйлар, берсен берсе тәнкыйтлиләр. Шул ук Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей конфликтларын гына алыйк, икесенең дә төрле юнәлеш, төрле тынлаучы, төрле буын, ә нәрсә җитми? Салават абыйга 14 яшьлек кызлар мәхәббәтеме? Яки Элвин Грейга 50 яшьлек олы апаларның концертларында сикереп торулары кирәкме?

Гомумән алганда, татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә, элек бар җырчы да тигез рәвештә популяр булса, хәзер эстрада “олимп”ында бары тик берничә җырчы гына: Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов. Ә калганнар икенче планда, яки, гомумән, “сүнгән йолдызлар”, авыл клубларын да тутыра алмыйлар.
 
Әле моннан өч ел элек кенә ике җырчының үзара сөйләшкәннәрен күзәтергә туры килгән иде. Алар: “Үзен хөрмәт иткән җырчы банкетларда йөрми, йөргән очракта да, йолдыз икәнен онытмаска тиеш, атна саен банкетларда түгел, ә шәхес буларак дан тотарга тиеш”, - дигән фикер әйттеләр. Дөрес, хәзер җырчыларыбыз концертлардан түгел, банкетлардан кайтып керә алмый, бер яздырып куйган җырларын кешенең “колаклары шиңгәнче” җырлыйлар һәм чәйниләр. Шуннан соң аптырыйлар - ни өчен алар арткы планда, ни өчен халык аларны түгел, ә Элвин Грейны ярата? Сорау биреп карагыз әле үзегез дә, хөрмәтле җырчылар, сез Элвин Грейны, Гүзәл Уразованы, Ришат Төхвәтуллинның банкетларда халык алдында “шут” булып йөргәннәрен күргәнегез бармы? Булган очракта да бик сирәктер, чөнки зур шәхес булыр өчен, акча артыннан  куарга түгел, ә үзеннен имиджың, репертуарын һәм  авторитетың өстеннән эшләргә кирәк.
 
Җырчыларның уртача билет бәяләренә күз салыйк. Мәгълүмат җырчыларның үзләренең, рәсми һәм фан-төркемнәренең ВКонтакте битләреннән, билетлар сату белән шөгыльләнүче сайтлардан алынды.



Рамил Закиров 200 сум.
Азат һәм Алсу Фазлыевлар – 200 сум.
Винарис Ильегет – 200 сум.
Иркә – 250 сум.
Ризат һәм Зинирә Рамазановлар – 300 сум.
Әнвәр Нургалиев – 300 сум.
Мөнир Рахмаев – 300 сум.
Филүс Каһиров – 350 сум.
Казан егетләре – 350 сум.
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – 350 сум.
Раяз Фасихов – 350 сум
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов – 400 сум.
Илназ Гарипов – 400 сум.
Рифат Зарипов – 400 сум.
РишатТөхвәтуллин – 450 сум.
Данир Сабиров – 400-500 сум.
Салават Фатхетдинов - 600-650 сум.
Элвин Грей – 1300 сум (Казанда булачак концертында билетлар 950 сумнан 2000 сумга кадәр)
 
“Арзанлы” бәяләрне күреп, болар өч тиенлек икән дип уйлый күрмәгез. Болар – концерт куеп, халыкны җыярга алырга сәләтле җырчылар. Билет бәясен ун сум куеп та, халыкны җыя алмый торган җырчылар да бар. Шуңа күрә андыйлар концерт та куеп мәшәкатьләнми. Тамадалык белән шөгыльләнә, банкетларда җырлый, мәдәният министрлыгы тирәсенә елышып, дәүләт үткәргән чараларда катнашып, бераз гына булса да гонорар өмет итеп йөри. Аларын кемнәр дип атарга?
 
Телевизорны кабызып карасаң, кешеләр нинди җырлар тыңлый икәнен игътибар итеп тыңласаң, халыкның нинди җырчыларны яратканын аңлап була. Әлбәттә, билет бәясе – популярлык күрсәткече түгел. Билет бәяң кыйбат, ә үзең өч тиенлек тә булмасаң, халыктан мәхәббәт таләп итеп булмый.


Булат АБДРАХМАНОВ
Интертат.ру
№ --- | 21.04.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»