поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.04.2017 Хатлар

Йөрәгемдә йөртәм сине генә... ( 80 елга якын бер-береннән бик еракта яшәгән ике кеше язмышы)

Яшьрәк чакта көзләрне генә яраткан күңелем хәзер ел фасылларының барына да гашыйк. Әле менә кышның һәр көне белән хозурланып яшим. Табигатьнең серлелегенә, әкияти гүзәллегенә исем китә. Ап-ак карга төренгән бар дөнья тик матур хисләр генә уята.

Шушы көннәрдә ишеткән бер хатирә җаныма тынычлык бирми. Ул истәлекләр үткән гасырның 53-54нче елларына барып тоташа. Башкалар да аны ишетсен, бәлки, охшаш хәлләр  кайсы берәүләрнең хәтерендә яңарыр, кемгәдер сабак булыр.

... Ул чакта әлегедәй чатлама суык түгел, җылы җәйге кич иде. Өзелеп-өзелеп кошлар сайрый. Җир йөзендә мәхәббәт барлыгына сөенеп, яңадан-яңа көй иҗат итә алар. Йөрәкләре бергә кушылып типкән, күзләрен бер-береннән ала алмаган Рәфинә белән Вәзир капка төбендә утыра. Озын-озын урамнарны дистә тапкыр урады инде алар, һаман да сүзләре бетмәгән әле, аерылыша алмыйлар. Таң беленә башлауга, Рәфинә үзе чиккән кулъяулыгын сөйгәненең кулына салды. Аерылышулары алдыннан истәлек билгесе – ачык кызыл төстәге мәк чәчәге чигелгән кулъяулык – икесенең дә кулларын пешергән төсле тоелды. Вәзир армиягә китә.  Ләкин икесе дә белә: алда аларны озын, бәхетле гомер көтә. Ә өч-дүрт елга аерылып тору олы мәхәббәтне сынар өчен бер киртә генә. Чынлап шулай булды да! Рәфинә Уфага  бухгалтерлар әзерли торган курсларга  китте. Уку белән, яраткан кешесеннән хатлар көтеп, көннәре сизелми үтә дә үтә. Ә Вәзир ялга кайтам дип язгач, очардай булып авылына җилдерде.

Ун көн,  ун бәхетле кич – алар карамагында иде. Сез бу вакытны аз дип беләсезме? Ел буена сагынып сусаган яшь йөрәкләргә, тагын бер-берсеннән аерыласы яшьләргә киләчәктә  көч бирүче төп-төгәл ун көн аз да түгел иде ул. Тагын кулъяулык бүләк итте Рәфинә. Озатыр өчен бу юлы Уфага үзе барды. Саубуллашу алдыннан  җан җылысы сеңгән, йокысыз төннәрдә чигүенә күз яшьләре тамган кулъяулык тагын  Вәзир учына күчте. Поезд сөйгәнен алып киткәч, озак айный алмый басып торды Рәфинә. Үзеннән калдырасы килмәгәндәй, саубуллашканда кысып-кысып кочаклады егете. Язмыш җиленнән сакларга теләпме, нидер сизенепме?!

...Укуын бетереп, күрше авылда эшли башлады кыз. Никадәр эшкә генә күңелен бирергә тырышса да, яшь йөрәк бит. Тал чыбыктай зифа буй-сынлы чибәр кызга бик күп егетләр сүз кушып карады. Берсе дә күңел кылларын тибрәтмәсә дә, тора-бара бригадир Сәлимнең тишеп караган үткен күзләре тынгы бирми башлады. Озак кына каршылашып караса да, бер кичне эштән соң озата баруына каршы килмәде. Төн буе Вәзире күз алдыннан китмәде кызның: үзен бик зур гөнаһ эшләгәндәй сизде ул. Акрынлап Сәлим турында гына уйлады, Вәзирен бөтенләй онытты сыман тоелды. Бердәнбер көнне ул кайтып кергәч тә, әллә ни исе китмәде бугай.

–Гафу ит, чын сөю дип уйлаганым буш сүз булды, кичер мине, – диде.  Вәзир ачуланмады, кычкырынмады. Ләкин бәргәләнде-суккаланды. Кызны үзе белән Үзбәкстанга китәргә өндәде. Җавап катгый булды. “Бармыйм! Мин синең алда онытуым өчен бик гаепле!”

 Сүзендә торды... Бу хәлләрдән соң Сәлим әллә кайда югалды, ә Рәфинәнең күңеле бераз сызланса да, күңеле яңадан Вәзирне эзли, сагынып, сыкрый-яна башлады. Ә ул инде ялгызы гына чит җирләргә китеп барган иде.

Кыз үзе дә бик чибәр Наил исемле егеткә кияүгә чыгып, алар бер кыз, бер малай үстерделәр. Читтән караганда бар да әйбәт сыман тоелса да, бәхете булмады Рәфинәнең. Яратып-яратылып яшәмәде ул. Озак еллар элек  ялгышлыгы аркасында үз кешесен ычкындыруына йөз генә түгел, мең кат үкенде. Өлешеңә төшкән көмешеңне ятларга алыштырганыңны белер өчен  байтак еллар кирәк икән. Мондый очраклар бит һәр адымда очрап тора. Ходай бәндәсе без! Акыллыбыз, сизгер-

без, ә күп нәрсәдә ялгышабыз, гомерлек  хаталар ясыйбыз! Менә кайдан килә бәхетсез һәм ялгыш язмышлар. Иренең Себергә киткән җиреннән хаты гына килде: ”Кичер, башканы яратам, мин инде яныңа кайтмыйм!” имеш... – Рәфинә  акылыннан яза язды. Башы катып йөргәндә, Вәзирнең икетуган апасы Гөләндәм килеп керде:

–Рәфинә, Вәзир кайтты бит әле. Аның синең белән бик очрашасы килә! – диде.

–Килсен... – диде Рәфинә.

... Килде. Чәчләренә чал төшсә дә, шул ук күзләр, шул ук матур, оялчан елмаю. Кич буе  яшьлекләрен хәтерләп утырды бу икәү.

–Минем сине уйламаган бер генә көнем дә булмады, җаным. Хатыным белән өч бала үстердек. Әйбәт тордык, ачуланышып, тиргәшеп түгел. Ләкин мин гомер буе сине генә яраттым. Тормыш иптәшем бер ел элек гүр иясе булгач, туганнардан синең турында белештем. Алар аерылганыңны җиткерделәр. Менә кайтып алырга булдым үзеңне. Китәбезме, кадерлем?

... Сүзсезлек һавада бик озак эленеп торгандыр. Туганнары, инде башлы-күзле булсалар да, әни сүзеннән бер генә көнгә дә чыкмаган балалары, биш оныгы  берәм-берәм күз алдыннан үтте. Саргаеп, үзенең чит җирдә утырулары күз алдына килеп, коты очты. “Үзең кайт соң!”– дип әйтергә базнат итмәдеме – теле әйләнмәдеме?

Очрашудан соң ике арада хатлар язышу башланды. “Сәлам, Рәфинә! Гафу ит көтмәгәндә хат  язганым өчен. Тыныч көнеңне кузгатырмын дип куркам. Узган еллар картайган саен ешрак хәтергә килә икән. Синең белән урамнарда йөрүләр, озатышулар  бүгенгедәй истә.  Ул еллар гомеремнең иң бәхетле чоры булуын аңладым.  Әле син  – Русиядә, мин – Үзбәкстанда. Икебез дә бер-беребезне оныта алмаганны яхшы беләм, яшьлектәге беренче мәхәббәт хисе – мәңгелек икән. Ахирәт көнебез кайчандыр, әлегә яшәп торыйк. Хат аша булса да аралашыйк. Саулык, сәламәтлек теләп, Вәзир.”

“Саумы, Вәзир! Хатыңны “гафу ит” дип башлагансың, ә мин сиңа язуың өчен рәхмәт әйтәм. Әйе, Вәзир, бар да исемдә, 60 ел үтсә дә... Бигрәк тә һәр минуты белән армия хезмәтеннән ялга кайтуың хәтеремдә. Син тыкрык буйлап киләсең – хәрби киемдә, төз гәүдәлесең. Атылып, каршыңа йөгерәсем килде, тик кыюлыгым җитмәде. Ничек кенә бер-беребезне яратсак та, Ходай тарафыннан безгә парлап гомер итәргә язмаган. Ләкин юлларыбыз аерым булганга минем рәнҗү-үпкәм юк. Үзем  әкрен генә яши бирәм, авыруым үтте дисәм дә була. Хатларыңны җыя барам, менә кулымда – 30нчысы. Төннәр буе аларны кабат-кабат укыган чакларым бар. Гомер уза, искән җилләр кебек. Икебезнең дә йөрәгендә – үкенеч. Әйе, кайсыбызга күпме гомер бирелгәндер. Вәзир, үпкәләмә шушы язмышка! Әдәплелегең, уйчан йөзең йөрәгемдә мәңге сакланыр. Ярый, исән-сау яшә, хат яз. Сәлам белән Рәфинә.”

“Саумы, Рәфинә! Сине кайтып күргәч,  күп сораулар  борчый башлады үземне. Шундый акыллы, басынкы, күркәм хатын ник ялгыз яши? Теләсә нинди ир-егетне бәхетле итәр иде бит ул. Ялгыз язмышны үзе сайладымы әллә? Кичләрен, төннәрен бик күңелсездер бит аңа? Берүзе бер өйдә ничек яши икән? Әллә ялгызлыкка ул инде өйрәнгәнме? Якыннары янында да бит, шулай да... Шушылар миңа тынгылык бирми. Әгәр берәр үзең кебек тыныч бабай килеп чыкса, уйламый да тормышка чык. Бу сүзләрне мин сине дус, якын күреп язам. Синең ялгызлыкта үземне гаепле саныйм. Гафу ит мине, Рәфинә акыллым! Сине мин һәрчак йөрәгемдә йөртәм...”

 80 елга якын бер-береннән бик еракта яшәгән ике кеше язмышы бу. “Менә хәзер чакырыгыз аны, бәлки, бер, бәлки, биш ел булса да бергә булырсыз!” – дидем. Чынлап әйттем, исем өчен, юатырга гына дип әйтмәдем. “Соң инде...” – диде Рәфинә апа. Димәк, язмыш тарафыннан шулай Сак-Сок булып яшәргә кушылган бу Алла бәндәләренә. Ә аны, бик теләсәң дә, үзгәртеп булмый... Ләкин болай да мин бу кешеләрне чиксез бәхетлеләр рәтенә кертер идем, чөнки  ярата белү  –  олы бер бәхет. Ул һәркемне мәрхәмәтле, көчле итә торган искиткеч тылсымга ия.

Әлфия Шәйхлисламова, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»