|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2017 Матбугат
Алсу Хәсәнова премиясе җиңүчеләре 12 май көнне игълан ителәчәк"Матбугат.ру"ның якын дусты, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың якты дөньядан киткәненә тиздән 2 ел була. 21 март көнне аңа 39 яшь тулган булыр иде. 12 май көнне Алсуның туган ягында Питрәч районы Шәле авылында аны искә алу кичәсе узачак. Алсу Хәсәнованың әнисе Миңзифа апа "Матбугат.ру"га белдергәнчә, авыл клубына бу көнне бик күп кеше чакырулы. Алсуның дуслары, хезмәттәшләре, журналистлар, галимнәр, җырчылар, каләм әһелләре. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барачак. Алсу "Ватаным Татарстан"да әдәбият-сәнгать темаларына яза иде, шуңа да иҗат кешеләре арасында дуслары бихисап. Шәле авылы клубы күптән түгел яңартылды. Шәһәр мәдәният сарайларыннан бер дә ким түгел. Зал 400гә якын тамашачыны сыйдыра ала. Шуңа күрә, һәр теләгән кеше әлеге чарага килә ала. Керү бушлай. Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсендә аның исемендәге премиянең беренче җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Бу бәйге яшь каләм тибрәтүчеләр арасында үткәрелә. Чара 17:00дә башлана. Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|