|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2017 Мәдәният
Мәскәү тамашачысына – Татарстанның филармония джаз оркестрыннан «Зур концерт» куя23 апрельдә Мәскәү шәһәренең «Татар мәдәнияте үзәге»ндә (Асадуллаев йорты) Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры һәм татар эстрадасы йолдызлары: Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Лидия Әхмәтова, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, танылган җырчылар Азат Фазлыев, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхрәзиев һ.б. катнашында «Зур концерт» була. Концертта Әхмәт Ерикәй, Ләбиб Айтуганов, Мостафа Ногман, Нәби Дәүли, Гәрәй Рәхим, Рифкать Гарифуллин, Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Анатолий Луппов, Рөстәм Яхин , Сара Садыйкова, Резидә Ахиярова, Эльмир Низамов, Лидия Әхмәтова, Сәйдә Вәлиди, Эльмира Галимова иҗат иткән җырлар, инструменталь әсәрләр яңгыраячак. «Татар мәдәнияте үзәге» фойесында Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры тарихын чагылдырган күргәзмә оештырыла. Үзәкнең адресы: Мәскәү шәһәре, Кече татар тыкрыгы, 8нче йорт. Метро: Новокузнецкая/Павелецкая
--- |
Иң күп укылган
|