поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.12.2009 Дин

КҮЗ ТИМӘСЕН КҮЗЛӘРЕҢӘ

Безнең татарда күз тиюгә ышанмаган кеше бик сирәктер. Ул яман күздән саклар өчен яңа туган сабыеның беләгенә миләш чыбыгы беркетелгән беләзек тага; берәр җире сыкрап торса, күз тиде бугай, дип, өшкерүче карчыкка йөгерә. «Кабан арты» мәчете каршындагы рухи-тернәкләндерү үзәге дә мондый бәлагә дучар булучыларга ярдәм күрсәтә. Үземнең танышларым-якыннарым арасында әлеге үзәктә булып, җанына-тәненә шифа алучылар шактый. Үзәк җитәкчесе, мәчетнең имамы Ильяс хәзрәт МӘХМҮТ белән бүгенге әңгәмәбез күз тию, аның сәбәпләре, дәвалау ысуллары хакында.

– Күз тию дигән нәрсә бар һәм ул кешенең динле яки динсез булуына, нинди дин тотуына бәйле түгел. Аның төп сәбәпчесе – көнчелек. Күз тидерүчеләр ике төрле була. Берәүләр үзләренең мондый сәләткә ия булуын белми, ә икенчеләре белә торып, моннан файдалана. «Синең чәчләрең нинди матур, ә синең энергияң ташып тора», – дияргә мөмкин ул. Нәтиҗәдә тегеләрнең чәче коела, көче китә башлый...

 

Шәригатьтә «Күз тидерә ала торган һәркем – көнчел кеше. Әмма көнләшә торган һәркем күз тидерү сәләтенә ия түгел» дигән әйтем дә бар. Хәтта кеше – үз-үзенә, ана кеше үз баласына күз тидерә ала.

 

– Хәзрәт, сокланып бала сөйгәндә күзем тисә, мин дә көнләшкән булып чыгаммы?

 

– Һәркемнең эчендә шайтан утыра. Көнләшү сездә утырган шайтан аркылы бара. Аналар еш кына үз балаларына үзләре күз тидерәләр, балалары елый башлый. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Тынычландыру өчен баланы сул тезегезгә утыртасыз да уң колагына Коръән сүрәләре – «Колһу Аллаһы», «Фәләкъ», «Нәс»не укыйсыз. Су да өшкереп эчертә аласыз.

 

– Авыруның тагын нинди билгеләре була?

 

– Күз тию – тискәре энергия. Ул башта кешенең күкрәгенә бәрә. Кешегә сулыш алу авырлаша, һава җитми башлый. Кеше табибка йөгерә, тикшеренә, тик алар берни тапмый. Ә авыру иңбашларына, муенга менә. Кеше тоз утыру галәмәте дип уйлый, тиз арый. Тискәре энергия бер урында гына тормый – башка менеп җитә. Кешедә кызып китүчәнлек, баш авырту, депрессия башлана, йокысы кача, яшисе килми. Авыру исә организм буйлап аска төшә башлый, хатын-кыз авырулары китереп чыгара, аннары буыннарга күчә. Авырту шул рәвешле бөтен тән буйлап хәрәкәт итә. Бу дару төймәләре белән генә чыга торган нәрсә түгел. Депрессиягә каршы дарулар да авыртуны вакытлыча гына баса.

 

Кеше тәннән һәм җаннан тора дибез. Тәнне ул бик карап, кайгыртып тора: вакытында ашый, эчә, йоклый, юына. Ә җан турында оныта – намаз укымый, зекер әйтми, ураза тотмый. Кешенең физик иммунитеты яхшы, ә җан иммунитеты начар, ягъни иманы зәгыйфь. Күз тимәсен дисәң, җанны кайгыртырга кирәк.

 

– Ә авырудан ничек котылырга?

 

– Бик күп чирләрнең башы – күз тиюдән һәм бозым керүдән. Минем яныма операциягә ризалашкан кешеләр дә килгәне бар. Укый башлыйсың, ә анда – сихер. Керми тор, дим. Бер атна дәвамында мин биргән таләпләрне үтәгәннән соң шеш юкка чыга. Табиблар да шакката. Күз тиюдән, сихердән операция ясатып кына да котылып булмый. Кешенең эчендә калган негатив энергия организмның башка зә гыйфь урынын эзләп табачак. Аны бары тик Коръән белән генә дәвалап була. Авыру кешенең үзенә дә Коръән укырга кирәк.

 

– Күз тиюдән дәвалауга экстрасенслар да бик теләп алыналар.

 

– Экстрасенсларга бара күрмәгез. Бу шәригатькә каршы килә. Алар Коръән укып тормыйча гына, сездә шундый-шундый авыртулар бар, диләр. Һәм дөрес әйтәләр дә. Шуннан соң аны изге кешегә саный башлыйлар хәтта. Әмма ул бернинди дә изге кеше түгел, ә сихерче. Чөнки ул Аллаһы белән түгел, ә шайтан белән элемтәдә. Аның җене мәгълүматны авыру кешенең эчендәге шайтаннан (карин) ала.

 

– Ильяс хәзрәт, миләш чыбыгы, күз рәвешендәге брошка, бөти күз тиюдән саклый, диләр. Бу дөресме?

 

– Бу ширек, гөнаһ була. Чөнки күз тиюдән һәм башка чирләрдән Аллаһы Үзе генә саклый. Һәм без дә ярдәмне Коръән укып, Аннан гына сорыйбыз.


---
Шәһри Казан
№ 223-224 | Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»