поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
19.04.2017 Экология

Татарстанның 10 сантиметр кар төшкән атнасы 13 градус җылылык белән тәмамлана

Быелгы кыш бигрәк киребеткән булды инде, һич китәргә ашыкмый. Инде яз-сылу килеп тә җитәр дисең, юк, кыш аның саен гайрәтләнә, тунын әйләндереп кага диярсең, апрель уртасында ишелеп кар яуды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә - Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында 19 апрель төнендә һәм 20се иртән күпләп кар яуган.

Лениногорск районының Урмышлы авылында яшәүче Артур Хәбибуллин “ШК”га сөйләгәнчә, кар бик мул яуган, кар катламы ун сантиметрга кадәр җиткән.

- Язны көткәндә кар явып китү кәефне әз генә җимерде анысы. Әмма шунысы күңелне сөендерә: җир дымны сеңдереп бара, туфракта дым бар. Монысы авыл кешесе өчен бигрәк тә мөһим, - диде ул безгә. 

Азнакай районында да кар хәйран төшкән. Беренче Май авылыннан Зәлифә Мостафина сөйләвенчә, аларда кар төне буе яуган.

-  Җиргә ун сантиметр калынлыкта кар ятты. Әлегә шул килеш торып тора, эремәде. Көне тыныч үзе, бураны юк. Машина тәгәрмәчләре җәйгегә алыштырылганлыктан, халык барасына җирләренә дә бармый калды. Язгы мәшәкатьләр белән кайнашып, арып беткән идек инде. Көн саен ишегалдын җыештырабыз, мал асларын чистартабыз, абзардагы тиресләрне түгәбез. Менә кар яугач, бераз ял ителде инде, - дип уенын-чынын бергә кушып сөйләде ул.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлар бүлеге җитәкчесе  Ирина Трущина сүзләренчә, апрель аенда берничә көн кар яву якынча өч елга бер кабатлана. Соңгы тапкыр мондый күренеш 2014 елда күзәтелгән.  Ул елны 24–26 апрельдә алты градус суык булып, юеш кар яуган.

- Алдагы көннәрдә дә һава торышында әллә ни үзгәрешләр булмый. Яңгыр, кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән кыска вакытлы буран булачак. Төнлә һава температурасы урыны белән 6 градуска кадәр суытачак. Көндез 2-3 градус җылылык көтелә, - ди ул.

 22-23 апрельдә төнлә бер градус салкын, көндез 2-3 градус җылы булачак. Киләсе атнадан исә җылыта башлаячак. Атна ахырында синоптиклар һава температурасы +12-13 градус булыр дип фаразлый.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе шушы берничә көндә температура үзгәреп торганга, юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин дип кисәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмас өчен кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк, ике транспорт арасындагы ераклыкны саклагыз.

Әз-мәз тарих

1929 елда Казанда 14,1 градус салкынлык булган.

1989 елның  14 апрелендә Азнакайда тоташ 12 сәгать кар яуган. Кар катламы 35 см га җиткән.

2002 елның 21 маенда шулай ук 25-30 см калынлыкта кар төшкән.

Халык әйтә

20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер.

24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала.

25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.

27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.

30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы