поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
19.04.2017 Мәдәният

XIII "Нәүрүз" театр фестиваленең ПРОГРАММАСЫ билгеле булды

5-9 июнь көннәрендә Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале уза. Фестиваль программасында Россия, Казахстан һәм Эстониядән килгән 18 театр урын ала. XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 22 спектакле керде.

Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.A.M" театры. Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора:  монда чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Катнашучы спектакльләрнең режиссерлары арасында таныш исемнәр дә бар: Сергей Потапов, Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар. Фестиваль 400дән артык катнашучы җыячак.

"Алдагы "Нәүрүз" фестивале Казахстанга багышланган булса, быел ул Якутия театр сәнгате эгидасы астында уза. Барлыгы фестивальдә Саха (Якутия) Республикасыннан 4 театр катнаша: Дәүләт яшь тамашачылар театры, Олонхо театры, Дәүләт эстрада театры һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры", - дип билгеләп үтте фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов.

XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театры. Спектакльләргә билетлар Казан театрлары кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату буенча операторларда сатыла.


***

"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң,  ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.


---
Камал театры
№ --- | 19.04.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы