|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2017 Мәдәният
Ижауда ин матур татар кызын сайладылар (ФОТО)16 апрельдә Ижау шәһәрендә иң матур һәм иң сәләтле татар кызын сайладылар. Республикакүләм бәйге “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан алтынчы мәртәбә уздырыла. Конкурска әзерлек 2016нчы елның көзендә үк башланды. Дүрт айдан артык вакыт дәвамында, финалга узган 10 кыз төрле очрашуларда, мастер-классларда, хәйрия акцияләрендә, фотосессияләрдә катнаштылар. Үзләрен җирле телеканалда Һава торышы алып баручысы буларак сынап карадылар. Конкурсның финалы югары дәрәҗәдә узды. 500 урынга исәпләнгән залда алма төшәр урын да юк иде. Дәрәҗәле кунаклар арасында УР Мәдәният һәм туризм министры вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Соловьев, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, теле һәм радио тапшыруларның алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, “GONG-TV” спорт һәм музыка каналы һәм “PIXELSOUND PRODUCTION” продюсерлык үзәге генераль директоры һәм конкурсның иганәчесе Айдар Шәймәрданов бар иде. Удмуртиянең иң гүзәл, иң булган, иң уңган татар кызы исеменә Назлыгөл Насыйрова лаек булды. Аңа төп иганәчеләрдән чәшке жилет, видеога төшерү хезмәтенә 15 меңлек сертификат, кулдан эшләнгән таҗ һәм тагын бик күп бүләкләр бирелде. Конкурста катнашкан бер генә кыз да бүләксез калмады.
Алия ШӘЙХИЕВА |
Иң күп укылган
|