|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2017 Дин
Татарстан мөфтие сайланды (ВИДЕО)Казанның “Корстон” комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады. Мөфти ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр булмады. Шулай ук Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисенең, мөфтинең беренче урынбасары сайланды. Мөфти Камил хөзрөт Сәмигуллин Рөстәм Вәлиуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Делегатлар аны хуплады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Баш казые сайланды. Әлеге вазифаны янә Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|