|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2017 Мәдәният
Ганс Сәйфуллин 4нче инсульттан соң комада ята, аңа ярдәм кирәкКүңелсез хәбәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Татарстанның халык артисты, күренекле композитор, заманында "Татар яшьләре җыены" проекты белән Татарстанны шаулаткан, күпме яшьләргә профессиональ сәхнәгә күтәрелергә ярдәм иткән, биш йөзләп җыр авторы, гомерен тулысы белән татар сәнгатенә багышлаган күренекле шәхес Ганс абый Сәйфуллин 4нче инсульттан соң инде бер атна комада ята. Аның гомере кыл өстендә. 76 яшь булуына карамастан, күпме көч, дәрт ташып тора торган Ганс абыйны мондый хәлдә күрү бик авыр. Аңа хәзерге вакытта ярдәм кирәк. Хәлен белеп ярдәм итәргә теләге булган кешеләр булса, улы Альберт Сәйфуллинның телефон номеры: +7(тугыз-сигез-җиде)268-38-30. Битараф булмыйк...
--- |
Иң күп укылган
|