|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2017 Авыл
Уникаль ир-атГрибан халкы кем турында сүз барганны аңлагандыр инде, ә бүтәннәр таныш булыгыз – бу искиткеч уңган ир-ат Фаил Билялов (фотода) була. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр белү дә аз диләр, Фаил нәкъ шундый, эшләмәгән эше юк, ул белгән, үзләштергән һөнәрләр бик күп. Иң беренчедән – ул оста ташчы, балтачы, яшьрәк чагында бригад белән байтак кына өйләр, бүтән объектлар салып йөргән. Тагын бер кирәкле шөгыле бар аның – ул да булса терлек табибы. Кемнеңдер маллары авырса, гел Фа¬илны чакыралар, яисә киңәш сорыйлар. Сыерның кысырмы, буазмы икәнен дә төгәл билгели ул. Кошлар темасына аерым тукталып үтик, чөнки аларын да Фаил үзе үрчетә. Аның өендә кечкенә генә инкубаторы бар, без барган¬да анда берничә дистә тавык һәм күркә йомыркалары куелган иде инде, чебешләрнең борынлыйсы гына кала. Ә ана күркә безне абзар¬дан ук каршы алды, куркып-куркып кына кердек, аларны бит усал диләр. “Хәзер андый усал күркәләр юк инде, инкубаторныкылар белән өйдәгеләр буталып беткәч, аларның холкы үзгәрә”, - ди Фаил. Казларны да алар һәр ел биш дистәгә якын үстерәләр, алары да күкәй салырга тотынган инде, ана казлар тиздән утыра баш¬лар. Һәрбер кошның үз вакыты бар икән. Мәсәлән, тавык нәкъ өч атна утырып, чебеш чыгара, күркәләр 28 көннән борынлый башлый, ә каз бәбкәләре утыз көннән чыга. Болар¬ны безгә Фаил сөйләде. Менә шун¬дый искиткеч уңган ир яши Грибанда, мондый ир һәрбер хатынның хыя¬лы инде һәм Даниядән ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдык. Дания үзе Кочко-Пожар кызы, Фаил белән 29 ел бер-берсен яратышып гомер итәләр, өч бала үстергәннәр. Руслан белән Сурия үз ояларын корган инде, биш яшьлек оныклары Динар һәм күптән түгел генә туган Тимур - әби-бабайның иң зур куанычы, уртанчы балалары Әмир әлегә башлы-күзле түгел. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә акыллы булып үскәннәр, Руслан Сергачта, Әмир белән Су¬рия Мәскәүдә яшиләр. Фаил белән Даниянең бар тырышканы, әлбәттә, балалар өчен. Ит һәм яшелчә белән тулаем тәэмин итәләр үзләрен, кыш¬ка күп итеп банкалар да ябалар. Дания дә күп балалы гаиләдән булгач, туган-тумача ике яклап та би¬хисап, барысы белән дә аралашып, ярдәмләшеп яшиләр, өйләреннән бер кеше өзелми диярлек. Менә шундый уңган гаилә алар, ә гаилә башлыгы Фаил – уникаль кеше, чөнки бар яктан да уңган, шул исәптән хатын-кыз эшенә дә кулы яткан ирләр сирәк очрый һәм тагы бер тапкыр кабатлап әйтәбез – мондый ир һәр хатын-кызның хыялы. Безнең яшь чакта популяр булган “Комбинация” төркеме башкарган хыялдагы ир ту¬рындагы бер җырда: “Чтоб не пил, не курил, и цветы всегда дарил”, - дигән сүзләр бар иде, ул җыр нәкъ Фаил¬га туры китереп язылган кебек. Нәкъ аның кебек ир-егетләр – гаилә, алай гына түгел, авыл тоткасы булып тора¬лар, авыл халкы да аны ихтирам итә. Шушы көннәрдә Фаил чираттагы туган көнен билгеләп үтә. Якты язда тугангадыр да ул якты, киң күңелле, ачык йөзле. Без аңа пар канатлы озын гомер, саулык, тыныч тормыш һәм һәрвакыт мул уңыш алуын телибез.
Найлә ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|