|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2017 Аш-су
«Матбугат.ру» укучыларын тәмле рецептлар белән сөендерүче Венера Мәҗитованың «Өй ашлары» китабы чыктыБашкортстанда чыгучы “Кызыл таң” республика гәзитенең үз хәбәрчесе, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мәҗитованың исеме “Матбугат.ру” укучыларына яхшы таныш. Ул җылы эчтәлекле мәкаләләрен, үзенчәлекле рецептларын укучыларыбыз белән даими рәвештә уртаклашып тора. Шушы көннәрдә Венера Мәҗитованың тормышында күңелле вакыйга булды: аның милли һәм көндәлек аш-су рецептларыннан торган “Өй ашлары” китабы дөнья күрде. Казан шәһәрендә төсле һәм сыйфатлы кәгазьдә басылган китапның тәүге тиражы бик тиз арада таралып өлгерде. Китап Русия буйлап кына таралып калмыйча, хәтта чит илләргә үк тә китте. “Өй ашлары”н алучылар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истамбул, Испаниянең Барселона, Америка Кушма Штатларының Питтсбург, Италиянең Рим шәһәрләрендә, Сардиния утравында яшәүче татар-башкорт хуҗабикәләре дә бар.
Шушы көннәрдә “Идел-Пресс” нәшриятында китапның яңартылган варианты дөнья күрәчәк. Өр-яңа рецептлар белән тулыландырылган китап кирәк булса, менә бу сылтама аша кереп "Вконтакте"да Венера Мәҗитованың үзенә мөрәҗәгать итә аласыз: https://vk.com/id83651513
Милли һәм көндәлек аш-су рецептларыннан тупланган китап һәр хуҗабикәнең күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.
Китапка кергән рецептларның кайберләре "Матбугат.ру"да да басылган иде: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=28
--- |
Иң күп укылган
|