|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2017 Фаҗига
Татарстанда хәбәрсез югалган хатын-кыз табылган - тик үле килеш12 апрель көнне Казанның Химическая урамыннан 50 метр ераклыкта урнашкан урман полосасында өлешчә сөяктән генә калган бу тирәдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Тышкы билгеләр буенча ул көч кулланып үлгәнгә охшамаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Хатын-кыз өеннән билгесез юнәлештә 2016 елның 7 ноябрендә чыгып китә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның үлеме кимендә биш ай элек булган. Элегрәк бу хатын-кызның югалу очрагы буенча Россия Тикшерү комитетының хезмәткәрләре"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде.
--- |
Иң күп укылган
|