поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.04.2017 Җәмгыять

Бер ятимне әти-әниле итәргә хыялланган гаилә... бабайлы булып куйган

Арча районының Ашытбаш авылында гомер итүче Нәзирә һәм Мөбарәк Мостафиннар бер ятимне әти-әниле итәргә хыялланып яши. Үз балалары үсә төшкәч, дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, бу хакта онытып җибәрәләр. Әмма барыбер кемнедер тәрбияләү теләге югалмый. Балаларын башлы-күзле иткәч, бер әбине тәрбиягә алырга ниятлиләр. Картлар йортына әби күрергә баргач, алар бабайлы булып куя.

Нәзирә апа социаль хезмәткәр булып эшли. Ашытбаш авылының өч әбисен тәрбияләп тора. Дөрес, бабайлы булгач, бер әбине башка кешегә биргән, икенчесе үлеп кит­кән. “Ул әбиләрнең балалары бар. Шәһәрдә яшиләр. Мин яннарына барып, хәлен белеп, кайбер эшлә­рен­дә ярдәм итеп, кибеттән кирәк-яракларын алып кайтып торам, – дип сөйли ул. – Үз әтием Габделнур 52 яшендә яман чирдән китеп барды. Ул үлгәч, әнием Мәдинә дә авырый башлады. Башта үзе генә, аннары биш кызында  яшәде. Гомеренең соңгы көннәрендә без­дә иде.  Тик озак тора алмады – ул да 60 яшендә яман чирдән үлеп кит­те”.

Мөбарәк абый әнисе белән генә үсә. Әтисе исән-сау булса да, аралары өзелгән. Инде 2001 елда әнисе дә гүр иясе була. Әнә шуңа да Мостафиннар гаиләсе бер әбиле булырга тели. “Ирем белән бергә сөйләштек тә, Арча картлар йортына шалтыраттык. Алар безгә бабай тәкъдим итә башлады. Баштарак никтер өйгә чит ир-ат алып кайтасы килмәде. Күңелгә әллә нинди уйлар да керде. Шуңа әби сорадык. Ә бер көнне безне картлар йортына чакырып алдылар”, – ди Нәзирә апа.

Язмыштыр инде, башта гаиләгә күчәргә ризалык биргән әби дә, үзен алырга килгәч кенә, кире уйлый. Нәзирә апа белән Мөбарәк абый берничә әби белән сөйләшеп карый. Тик берсе дә гаиләгә кайтырга ризалык бирми. Инде кайтабыз дигәндә генә, аларны бер бабай яшәгән бүлмәгә алып керәләр. Баксаң, ул гаиләгә кайтам дип, ир­тәдән үк киенеп куйган икән. “Кичә киләләр дигәннәр иде, көттем. Килмәделәр. Бүген дә алырга килүче күренми әле”, – ди дөм сукыр бабай. Шул чакта Мөбарәк абый бүлмәдән чыгып китә. Аның артыннан хатыны да иярә.

Баксаң, Мөбарәк абый бүлмә­дән бабайны кызганып чыгып киткән икән. Хатыны белән юл буе алар бабай турында сөйләшәләр, икесе дә аны ошаткан! Өйгә кайту белән ул хакта балаларына шалтыратып әйтәләр. Улы белән килене, кызы белән киявенең җавабы бер була: “Алабыз!” Ике көннән алар ба­байны үзләренә алып кайта.

Бабай дигәнебез – Арча районы­ның Кече Төрнәле авылында туган, яшьлегендә Чиләбедә яшәгән, гаилә корган, балалар үстерү турында хыялланган Фәнис Ситдыйков. Тик никахы гына озын гомерле булмый аның. Аерылышкач, хатыны башка кешегә кияүгә чыга. Әнә шулай ялгызы гына гомер иткәннән соң, картаймыш көнендә ул туган ягына кайтып төшә. Картлар йортында яши башлаганына да 10 ел булган.

Мостафиннар Фәнис бабайны өч көн торганнан соң, кире илтергә тиеш була. Тик бабай өч көн эчендә бу йортка, анда яшәүче кешеләргә бик тә ияләшергә өлгерә. “Ишектән кусагыз, тәрәзәдән керәм. Сездән китәсем килми”, – ди ул. 2016 елның 18 ноябре була бу. “Бабайны алган очракта, аны караган өчен акчасы гыйнвардан гына киләчәк. Ике ай буе пенсия акчасы да безгә киләчәк. Сез шуңа ризамы?” – дип шарт куялар. “Без бит бер ялгыз, баласыз, барыр җире булмаган кешене гаиләле, бәхетле итәргә генә теләгән идек. Акча турында башыбызга да килмәде”, – дип искә ала Нәзирә апа.

Фәнис бабайга 17 мартта 77 яшь тулган. Шул хөрмәткә оныклары тренажер алып кайткан аңа. Бабай хәзер спорт белән шөгыльләнә икән. “Иртә белән уяна да тренажерда күнегүләр ясый. Үз урынын үзе җыештыра. Күзләре күрмәгәч, баштарак урын алыштыру кыен иде. Хәзер инде ияләште. Нократ Аланына алып барып, күзләрен дә тикшертеп кайттык. Операция ясатсак, күзе күрмәс микән дигән идек, кызганыч, булмады, – дип сөйли Нәзирә апа. – Буш вакытларымда янына утырып китаплар, газеталар, догалар укыйм. Атнасына өч тапкыр мунча ягабыз. Йә ирем, йә улым алып барып юындыра. Балаларым да бабайны бик яратты, оныклар турында әйткән дә юк, бабай дип өзелеп торалар. Аның янында бөтереләләр. Безгә кайткач, Фәнис абый бай бабайга әй­ләнде. Балалар кайтуга  иң беренче аның белән исәнләшә, аның белән саубуллашып чыгып китә. Өебезгә нур алып килде ул”.

P.S. Республикада урнашкан 26 интернатта өлкән яшьтәге 1700 кеше яши икән. Әби-ба­бай­ларны тәрбиягә алган кешеләргә хөкү­мәттән ярдәм бар. Бер кешене караган өчен аена 7 мең сум акча  бирәләр.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.04.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»