|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2017 Җәмгыять
Фонтаннан 1,4 млн евро акча җыйганнарЮк, Бауман урамында түгел, Италия туристлары тырышкан шулай. Римдагы Треви фонтанына соңгы бер ел эчендә шулкадәр акча ыргытканнар. Андагы гадәт буенча, шәһәргә кабат килү өчен, фонтанга аркаң белән басып, уң кулың белән акча ыргытырга кирәк икән. Шулай итеп фонтанда бер ел эчендә, ышанасызмы, 1,4 млн евро җыелган. Моннан тыш төрле медальоннар, ачкычлар, күзлек һәм хәтта ике теш протезы да чыккан, дип яза dp.ru Хакимият барлык акча да шәһәр үсешенә тотылачак дип ышандыра. Баш кашып утырам менә, Бауман урамындагы фонтаннарда күпме җыела икән ул, ә? Ничек уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|