|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2009 Бәйрәм
10 КӨНЛЕК ЯЛ"Кышкы каникул"да 10 көн ял итәчәкбез. Кичә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бирелә торган ял көннәре кыскартылачакмы-юкмы дигән бәхәскә нокта куелды. 2010 елның беренче эш көне 11 гыйнварга, ягъни дүшәмбегә туры киләчәк. Аңарчы исә россиялеләргә туйганчы бәйрәм итәргә, күңел ачарга, кунактан-кунакка йөрергә атнадан артык вакыт биргәннәр. Түрәләр "кышкы каникул"ны кыскартырга кирәкми дигән фикергә килгән. Капма-каршы очракта, бу турыдагы махсус карар 1 декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш иде. Тик түрәләр арасында яңа елда тизрәк эшкә тотынырга теләүчеләр табылмаган, күрәсең. Шуңа күрә бу юлы да "кышкы каникул" алдагы еллардагы кебек үк озын булачак. 1-5 гыйнвар ил күләмендә Яңа ел бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 2 һәм 3 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, яллар 6сына һәм 8енә күчереләчәк. 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме. Ә 9 һәм 10 гыйнвар – календарь буенча ял көне.
Россиялеләрнең күбесе исә инде бүген үк: "Озакка сузылган ялларда нишләрмен?" – дип баш вата икән. Белгечләр үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ил халкының 7 проценты гына бәйрәм көннәрендә чит илгә барырга җыена. Калганнар исә якында яшәгән туганнарына, дусларына кунакка барып кайту белән генә чикләнмәкче. Алар моны кесә ягы такыр булу белән аңлаткан. Өстәвенә, гыйнвар өчен хезмәт хакы да башка айларга караганда әзрәк булачак бит. Ял иткән өчен беркем дә акча түләмәячәк. Россия Дәүләт Думасының кайбер депутатлары исә яңа елда 1-3 гыйнвар көннәрендә генә ял итәргә тәкъдим иткән иде. Алар фикеренчә, 4-5 гыйнвардагы ялларны 31 декабрьгә һәм 2 майга күчерсәк, яхшырак. Тик парламенттагы күпчелек бу фикергә колак салмаган.
|
Иң күп укылган
|