|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2017 Хатлар
“Әни, әти мине ярата идеме?”Ата хакы төшенчәсе, атага олы ихтирам күрсәтү тиешлеге, аның балаларга ныклы терәк булуы һәркемгә мәгълүм. Безгә – сугыш ятимнәренә “әти, әткәем” дип сыеныр кеше булмады. Шигырь юллары белән әйтсәк: “Юк әткәмнең рәсеме дә, язган хаты да – Ватан өчен башын салган сугыш кырында”. Балаларны аталарча каты кул, акыл һәм тырышлык белән минем әнием кебек сөюләренә тугры калган тол аналар үстерде, тәрбияләде. Мин – гаиләдәге төпчек кыз, ике классны бетергәч, әниебез чирләде һәм гомерлеккә гарип калды. Бакчадагы эшне безгә өйрәтте. Уңыш яхшы чыга, бәрәңгеләрне беләккә салып җыя идек. Ул безгә яшәү чыганагы булды. Өйдән шактый ерактагы читән туза башлагач, әни, “уфалла” арбасы тоттырып, безне чыбык алырга җибәрә, ә кайтып ашап-эчкәч, читәнне ремонтлый идек. Миңа – 10, Разыя апама 13 яшь. Бу эш авыр, ләкин безне ялыктырмый. Әни өйрәтә, булыша һәм әти турында истәлекләр сөйли: – Дүртпочмаклы өй салып кердек, түбәне атагыз дуслары белән бергәләп, саманнан япты. Салам белән кызыл балчыктан калып ясап, рәшәткәләре еш итеп тезелгән түбәгә менгерәләр, тыгызлап кыса баралар – менә дигән түбә түшәлде! Яңгыр үтми, җылы. Авылдагы саман түбәле дүрт йортның берсе безнеке иде. Ә колхозга кергән еллары турында әни болай искә ала: Колхозга кабул иткәндә, завхозга юлда киеп йөрергә кирәк дип, тырыш, булдыклы әтиебезнең чикмәненә кадәр алганнар. Сыер, башмак тана, келәт... Гаиләләр арасында иң күп малны, әйберне колхозга әти белән әни биргән. Әти һәр баласын үзенчә яраткан, өмет белән үстергән. Абыйны: “Атны инештән су эчертеп кайтыр әле ул!” – дип, ә кара чәчле, зәңгәр күзле апаны “зәңгәр төймәм” дип сөйгән. “Ә сиңа, Разыя кызым, итек бастырган идек, синең телең “итек-т” дип ачылды...” – дип, әни безнең кечкенә чакларны, әтинең ифрат та балаҗанлы булуын искә ала. Әти итәгендә иркәләнеп утыру насыйп итмәгәнлектән, мин үз соравымны бирәм: – Әни, син минем белән авырлы чакта әти мине ярата идеме? Яткырма читән озак хезмәт итте безгә. Абый армиядән кайткач, алтмышынчы елларда, аны коймага алыштырды. Хәзер җиңги белән шул төп йортта яшиләр. Әниемнең читәнне яңартканда биргән киңәшләре, мәгънәле гыйбарәләр кушып сөйләүләре миңа гомерлек сабак булды. Тормыш корыр чакларыбыз җиткәч: “Ирдән ипи пешермиләр, кемгә барасыз, шуны гомерлек ир итегез. Ир икмәге – ирекле ул”, – диде. – Кызым, бәбкәем, син туганда әтиең сугышта иде. Мин сине октябрь ахырында, карлы-яңгырлы көннәрдә, ялгызым тудырдым. Тагын бер балабыз тууына бергәләп куанырга, уртак җимешләребезне бергәләп үстерергә әтиең юк иде. Хатын-кыз өчен моннан да авыр хәлнең булуы мөмкин түгел икән. Берегезгә дә толлык, ятимлек килмәсен иде – дип, өзгәләнеп-ялварып теләде әни. Шөкер, әниебез бик кадер-хөрмәттә, 80гә кадәр яшәде. Үзенең сәламәтлеге булмады, безне эшкә өйрәтте, гаилә тормышы гыйлемен бирде, ирләребезгә карата хөрмәт тәрбияләде. Без – кыз туганнар, гомеребез буе әниебез сүзләренә таянып, ирләребезне санлап, олылап яшибез. Рәсимә МӨРАСОВА-ФӘРРАХОВА. Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы.
--- |
Иң күп укылган
|