поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2017 Әдәбият

"Иҗатка гашыйк гади бер авыл баласы" Энҗе Хөсәенова ШИГЫРЬЛӘРЕ

Мин, Хөсәенова Энҗе Ирек кызы, 1996 елның 9 маенда Әтнә районы Бахтаче авылында, беренче бала булып, дөньяга килгәнмен. Үз авылымда башлангыч белем алганнан соң укуымны Күлле Киме урта мәктәбендә дәвам иттем. Хәзерге көндә КФУның татар теле бүлегендә өченче курста укыйм.

Әтием Ирек озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләде, әнием Рәмзия – укытучы.  Укытучы һөнәренә тартылуым, бәлки, нәкъ менә әниемнән күчкәндер. Мин туган телемне бик яратам, мәктәптә укыганда татар теленнән төрле олимпиадаларга, конференцияләргә, конкурсларга йөрдем, мактаулы урыннар алдым.

Зифа Кадырова, Фатыйх Әмирхан, Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен бик яратып укыйм.  Ә үзем исә шигырьләр язам. Иң беренче шигырьләремне 3 нче сыйныфта укыганда язганмын.

Җыеп кына әйткәндә, мин иҗатка гашыйк гади бер авыл баласы!

Тукай истәлегенә

Апрель ае – ямьле яз ае,
Боз һәм сулар ага елгада.
Бар җиһанга моңлы аваз салып,
Нәни Апуш туган дөньяга.

Олы шатлык, зур өметләр белән
Күкрәгенә кыскан баласын;
Сизмәгән тик нәни Апуш кына,
Биләүдә үк ятим каласын.

Китсә дә ул җирдән мәңгелеккә,
Тукай теле калган – “Туган тел”.
Әкиятләрне тыңлый нәни сабый,
“Туган тел”ен җырлый барлык ил.

Апрель ае – Туган телем ае,
Олылыйбыз шуңа без аны.
Апрель ае безгә бүләк иткән
Нәни Апуш – Бөек Тукайны.

Эзем кала

Аяк атлыйм…
Кар өстендә
Эзем кала.
Салкын кышта
бер ялгызың
йөреп кара…

Миңа таба
әнә…
икәү килә.
Шатланышып,
ап-ак карны
алып сибә.

Бәхетлеләр,
димен,
алар бергә.
Аларның бит
парлы инде
эзләре дә.

Кулым туңа,
тик җылыта
бияләем…
Ярый әле
димен,
Бәйләгәнмен.

Аяк атлыйм…
Кар өстендә
эзем кала.
Салкын кышта
бер ялгызың
йөреп кара…

Күңелемдә һаман көз әле

Кешеләр яз диеп тилерәләр,
Әллә нигә миңа барыбер.
Озакламый кышны алып китеп,
Урамнарда инде кар эрер.

Яңа бәхет, язгы сөю килә,
Язны күпләр шуңа көтәләр.
“Минем өчен чиксез шатлык”, - диләр,
Кояш балкыганын күрсәләр.

“Нигә моңсу?” - диләр, миңа карап,
“Бер елмай да, әйдә, көл әле!”
Сагышлары, яңгырлары белән
    Күңелемдә һаман көз әле.

Татар кызы

Татар кызы. Мин чын татар кызы.
Горурлыгым минем шушында.
Телем минем кечкенәдән
“Әттә-әннә” диеп, ачылган.

Мин ишеткән татар җырларын да,
Әкиятләрне туган телемдә.
Бәйрәмнәрдә, Сабантуйларында
Мин биегән татар көенә.

Туган җирем, тәпи киткән җирем
Чиксез шөкер, татар авылы.
Татар телен һич тә бетерә алмас,
Бу замана давылы!

Яннарыма кил син

Яннарыма кил син салкын кышта,
Ап-ак карлар булып очынып.
Бураннарың белән миңа килсәң,
Мин дулармын сиңа кушылып.

Яннарыма кил син ямьле язда,
Кошлар булып сайра күңелдә.
Язгы кояш бул син минем өчен
Мәңге балкы күңелем түрендә.

Яннарыма кил син матур җәйдә
Гөлчәчәккә әйлән болында.
Күбәләгем булсаң, иңнәремә кунсаң,
Иркәләрмен сине кулымда.

Яннарыма кил син алтын көздә
Сары яфракларга уралып.
Мин көтәрмен сине җитез җилдәй
Очып-очып йөреп, куанып.

Яннарыма кил син, мин көтәрмен,
Барлык мизгелләрне сагынып.
Синең янга үзем барыр идем,
Очар идем канат кагынып.

Язмыш сынавы

Нигә язмыш шулай кылана соң?
Тартып ала яшьләр гомерен...
Ник яралый икән йөрәкләрне,
Нечкә кылдай бала күңелен.

Бер гөнаһсыз булган кешеләрне
Кайнар утка сала кайвакыт.
Алып китә бик  яшь балаларны
Якты дөньяларны каралтып.

Бала кайгысы китерә аналарга,
Күпме күз яшьләре түгелә.
Кисеп ала сыман күңел читен,
Тирән яра сала күңелгә.

Чәчәк атып килгән яшьләр гомере
Әнә шулай – бик тиз өзелә.
Кемнәрнедер язмыш үтә сыный,
Гомерләре бик аз бирелә...

Бәхет

Бәхетне бит үлчәп алып булмый,
Сатмыйлар да аны кибеттә.
Сорап алып булмый кешеләрдән
“Бәхет бирче миңа”- диеп тә.

Бәхет бит ул җирдә аунап ятмый,
Табып булмый аны юлдан да.
Күктән килеп төшми кисәктән
Як-ягыңа карап торганда.

Агачтан да өзеп алып булмый,
 Үсми бит ул хәтта түтәлдә.
Бәхетне бит тотып алып булмый,
Күңелең белән әгәр сизсәң дә!

Синең кояшың

Язлар белән киләм күңелеңә,
Яз кояшы булып балкыймын.
Җылы яктан кайткан кошлар сыман,
Гүя очам, сиңа талпынып.

Йөрәгеңә керәм кояш булып,
Мин җылытам салкын көннәрдә.
Тик шатланып кына уянам мин
Төшләремдә сине күргәндә.

Май кояшы булып елмаямын,
Таралсын, дип, барлык сагышың.
Чын күңелдән сине яратам мин,
Хыянәт итмим, хәтта ялгышып.

Еракларда булсаң да син миннән,
Яратуны барыбер тоясың.
Синең өчен һәрчак үлеп тора,
Бик ярата сине кояшың!

Соңгы вальс

Хушлашабыз инде мәктәп белән,
Искә алып һәрбер минутны.
Бүләк итеп сезгә - истәлеккә,
Биик әле соңгы вальсны.

Йөрәкләрне тибрәндереп уза
Кыңгырауның соңгы чыңлавы.
Күңелләрдә мәңге сакланыр ул
Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Йөзләребез балкып елмайса да,
Күңелләрдә никтер моңсулык.
Соңгы чыңлау, безнең соңгы бию
Булсын иде истә калырлык.

Сагынышып, бер кайтырбыз әле,
Очрашырбыз туган мәктәптә.
Мөгаллимнәребез, дусларыбыз,
Без калабыз изге теләктә!

***

Кулым сузам сиңа
Син – якында...
Әнә мине
Кочып аласың.

Елмаясың үзең,
Шатланасың.
Без бергә бит,
Барсы карасын!

Күтәрәсең,
Очыртасың мине.
“Китче, юләр,
Егылтасың”, - димен.

Син алай да мине
Тыңламыйсың,
Төшерергә һич тә
Уйламыйсың.

Озын юллар


Озын юллар
Аерадыр сыман...
Арабызда, әйтерсең лә,
Куе томан...

Томан аша сине күрмим,
Теләсәм дә...
Күңелемдә, аңлаталмыйм,
Әллә нәрсә...

Озын юллар кавыштырмый,
Адаштыра...
Очрашабыз дигәндә дә
Читкә бора...

Син

Синең күзләр төпсез кое сыман,
Кереп чумсаң, чыга алмассың.
Инде күптән күзләреңә карап,
Шул коега кереп адаштым.

Синең кочак учактан да җылы,
Иркәләүләр, назлар белән тулы.
Утырыр идем көннәр буе
Куеныңда йомшак песи булып.

Синең куллар артык көчле сыман,
Син күтәргәч, очкан сыман булам.
Күбәләктәй булып очам да мин,
Уйларымда чәчәкләргә кунам.

Синең елмаюың әйтеп бетергесез,
Син елмайсаң, күңелгә шатлык.
Аллаһыма чиксез рәхмәт,
Бәхетемне синдә таптым!

Серле күзләр


Күзләремне минем матур дисең,
Гашыйк булдым дисең аларга.
Бар кешегә дә бирелгән бит алар
Шат елмаеп, матур карарга.

“Ис китәрлек, күз тимәсен”, - дисең,
Елмайганда алар яналар.
Елмаерлык итеп миңа дәшсәң,
Алар сиңа янып карарлар.

Әгәр әйтсәң миңа авыр сүзләр
Сүндерерсең минем күзләрне.
Күзләр түзәр барлык авыр сүзгә
Тик йөрәгем, белмим, түзәрме...

Сөюеңне яшермә

Хисләреңне миннән яшермәче,
Сүзләрең белән аңлат.
Син мине чын күңелдән
Мәңгегә диеп ярат.

Качма син чынбарлыктан,
Сөюеңне яшермә.
Син үзеңдә көчләр тупла,
“Яратам!” дип дәшергә.

Курыкма син күңелеңне,
Йөрәгеңне ачарга.
Тырышма син беркайчан да
Мәхәббәттән качарга.

Онытуы әллә җиңелме...


“Оныт, дисең, мине, зинһар өчен”,
Онытуы әллә җиңелме?
Оныт аны, башка яратма, дип,
Тыеп булыр микән күңелне?

Уйламыйча башка синең хакта,
Алга таба яшәп булырмы?
Әллә инде искә алган чакта,
Күңелләрем янә тулырмы?

Күрсәм сине башка берәү белән,
Син бит кабат искә төшәрсең.
Язмышларга булмый карышып,
Онытырга кирәк, күрәсең.

Тик шулай да сөйгән кешеңне
Җиңел түгел икән онтырга.
Түзә алмыйм сөю ачысына,
Күңелемдә буран котыра!

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»