поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
13.04.2017 Мәдәният

Ваһапов конкурсында Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнаша

Рәшит Ваһапов исемендәге конкурста, гадәттә, профессионаллар гына катнаша. Шуңа да кармастан, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә оештырылган проектлар аша танылган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да үзен әлеге конкурста сынарга булган. «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә җырчы кыз, үзенең вокал көчен сынап карарга теләге барлыгын белдерде.

16 яшьлек Сәйдә конкурс өчен махсус татар халкының «Тау астында» һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан «Фәүзия»  җырларын әзерләгән.

"Профессионаллар арасында үземне сынап карарга булдым, - ди Россиянең «Голос» проекты аша танылган Сәйдә. - Р. Ваһапов исеме белән узучы бу бәйге, бик җитдиләрдән санала. Жюри төркемендә абруйлы сәнгать осталары эшли. Конкурс барышында биредә төрле мастер класслар да оештырыла. Шәхсән минем остазым Венера Гәрәева да жюри әгъзасы».

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында  Рәшит Ваһапов исемендәге Xlll Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының II туры уза. Төрле төбәкләрдән җыелган 100 гә якын конкурсантларны мәртәбәле жюри дүрт номинациядә:  эстрада җыры, халыкчан башкару, концерт камера башкаручылыгы һәм  вокаль ансамбльләр чыгышы буенча  тикшерә.

Шулай ук озак еллар Илһам ага Шакиров җитәкләгән Ваһапов исемендәге фестивальнең Яшь башкаручылар конкурсына Ренат Ибраһимовны чакырганнар.

Бу зур дәрәҗә, Илһам абый ял итсен, безгә эшне дәвам итәргә кирәк, диде бүген Халыклар дуслыгы йортында оештырылган Р. Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар конкурсы башланыр алдыннан Мәскәүдән килгән җырчы, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов.

«Татарстанда мондый дәрәҗәдә конкурслар оештыру бик кирәк. Кемдер әйткән иде Татарстанда профессиональ җырчылар саны 1 меңгә тула икән, минем уйлавымча, Россиядә дә бу кадәр профессиональ җырчы юк. Бу җәһәттән эш яхшы бара, сөенергә кирәк. Шәхсән үзем дә заманында бик күп конкурсларда катнашканым булды. Консерваториядә укыганда да, укуымны тәмамлагач та халыкара бәйгеләрдә еш катнашырга насыйп булды. Сәхнәгә чыгарга ашкынучылар өчен конкурсларда чыныгу бик кирәк. Үзенә күрә олы иҗатка зур сикереш шикелле», - диде Р. Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе.



Быелгы жюри төркемендә: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева, Россия һәм Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиева,  Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Әхиярова, Татарстанның халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиева һ.б.эшли. Күп еллар дәвамында конкурсның жюри рәисе булган Илһам Шакиров быел да Ваһапов фестиваленнән читтә калмый. Конкурсның мактаулы  рәисе булып торачак.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Р. Ваһапов исемендәге ХIII  татар җыры фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсының II этабы уза.


Мөршидә КЫЯМОВА
Татар-информ
№ --- | 13.04.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы