|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2009 Җәмгыять
![]() АЛТАЙ ЕРАК ТҮГЕЛ
7-11 декабрьдә Казанда "Евразия далаларының урта гасырлар археологиясе" дигән I халыкара конгресс һәм "Идел-Алтай: Евразия цивилизациясе чыганаклары" дигән конференция булачак. – Без әллә ни күп галим чакырмаска уйлаган идек. Әмма 12 илдән 150 дән артык кеше килер дип уйлыйбыз. Белгечләр бик күп. Берничә йөз кешене дә җәлеп итеп булыр иде. Әмма эшне дәвам итәсе бар бит әле. Болгариядән, Казахстаннан, Кырымнан гыйльми институт җитәкчеләре килер дип торабыз.
Һәрхәлдә Алтын Урдадан иртәрәк чорны өйрәнергә җыенабыз. Ул заманнарга күпмедер кагылышлы, бигрәк тә без белмәгән нәрсәләр бар икән, билгеле, ул мәгълүматлар читкә кагылмаячак.
Тарих, археологиядән башка музыка, фольклор, тел проблемаларын да күтәреп булыр иде. ТӘСИдә, КДУда яхшы гына белгечләребез бар. Әмма аларның күбесе татар теленең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнә. Телләрне, бигрәк тә Алтай телләрен чагыштырып өйрәнүчеләребез юк диярлек. Шуңа күрә эшебезне киләчәктә дәвам итәр өчен нинди структураларга таянып булачагын да тәгаенләү кирәк. Бу чарабызны 2010 елның язында Болгария Фәннәр академиясе галимнәре белән дәвам итәргә исәп.
Аерым алганда, музыкага килгәндә, татар музыкасы тибет музыкасына бик охшаш. Тик әлегә Япония, Корея, Тибеттан белгечләр чакырмаска булдык. Чөнки катнашучылар күбәйсә, эшләве авыр була. Болай да конференциябез 3-4 көнгә сузыла. Нәтиҗәле, уңышлы эшләү өч көн кысасында гына мөмкин. Әле бит Алтай тематикасын башлап кына җибәрәбез. Конференция барышында нинди кысаларда эшләячәгебезне тәгаенләячәкбез. Бу көннәрдә шактый ераклашкан Идел-Алтай багланышлары тиешле югарылыкка күтәрелеп өйрәнелә башлар дип өметләнәм.
Тора-бара Тибет, бүтән төбәк вәкилләре дә килми калмас. Дөрес, бер япон галиме килер дип көтелә. Әмма аны очраклы рәвештә генә килеп эләкте дияргә мөмкин. Токио университеты, Корея белән сөйләшүләр бара. Алар инде башка конференциягә килер дип өметләнәбез, – дип сөйләде ул безгә.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|