|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанның Тукай урамында бер бинада янгын чыккан (ФОТО)Казанның Габдулла Тукай урамындагы 113 нче номерлы йортта янгын чыккан. Бу – кулланылышта булмаган бина, диелә. Әлеге хәбәрне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Янгын бинаның чарлактагы катында чыккан. Бина элеккеге җиңел сәнәгать техникумы буларак та билгеле. Янгын вакытында бина эчендә ике каравылчы да булган, алар үзлегеннән чыга алган. Зыян күрүчеләр хакында мәгълүмат юк.
--- |
Иң күп укылган
|