|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2009 Шоу-бизнес
“ТАТАР ҖЫРЫ-2009” МӨГЕЗЛӘРЕЕлның шушы вакытында бар матбугат чарасы “Татар җыры” дип шаулый башлый. Нинди мөгез чыгарырга җыеналар, кемнәр катнаша, зур бюджеты тагын да артканмы, кимегәнме... Быел фестивальнең төп символы – унлы саны икән. Чөнки әлеге масштаблы проект инде унынчы мәртәбә уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә, 19 декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә татар эстрадасының 10 йолдызы һәм 10 мегайолдызы чыгыш ясаячак. Яшьләр арасында Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиев, Гүзәл Уразова, “Зө-Ләй-Лә” триосы, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Сәйфиев, Асылъяр, Илвина булачак. Ә күпьеллык тәҗрибә һәм югары профессионализм ияләре – Зөлфәт Хәким, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов. Шулай итеп, фестивальнең 10 еллыгы ике буын җырчылары арасындагы варислыкны ассызыклый. Алып баручыларга килгәндә, Гөлназ Сәфәрова үз урынында калган, ә Искәндәр Хәйруллинны Фәрит Таишев алыштыра.
“Татар җыры-2009”ның тагын үзенчәлекләре – номинантлар һәм номинацияләр булмау, фонограммадан тулысынча баш тарту. Матбугат конференциясендә бигрәк тә соңгы яңалык кызыксыну уятты. “Ни өчен тере тавышка Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркәне җырлатмыйсыз?” – дигән сорауга «Барс-Медиа» компанияләр группасының генераль директоры Марат Гәрәев:
– Без хезмәттәшлек итүче барлык җырчылар да тере тавышка җырлый ала. Ләкин эш ничек җырлауда, сыйфат дәрәҗәсендә бит. Аерма шунда гына. Кызганычка, күп хитлар эләкмичә калды.
– Быел фестиваль бер генә көн үтә, “Йолдызлар фабрикасы” программада юк. Кризис җилләре сезгә дә кагылдымы әллә?
– Юк, кризис белән бәйле түгел. Без кредиттан башка, үзебезнең акча исәбенә яшибез. Эшебез алга бара, альбомнар сатыла тора. “Татар җыры” тагын да тәмлерәк булып тоелсын өчен, бер генә көн уздырабыз.
– Авторларга игътибар булачакмы?
– Аларны беркайчан да читтә калдырган юк. Ел саен авторларга ике миллион сумнан артык гонорар түлибез, концертка чакырабыз. Быел биш композитор һәм биш шагыйрьгә махсус бүләк тапшырылачак.
– “Татар җыры”на билет бәясе 2,5-5 мең сум, дидегез. Мондый акча түләп, әлеге концертка гади эш кешесе килә алмый. Бәяләрне билгеләгәндә, нинди тамашачыны күз алдында тотасыз?
– Фестивальне оештыру бик зур матди чыгымнар таләп итә. Аны билетлар сатып кына каплау мөмкин түгел. Бәяләр “Пирамида” залының кечкенә, нибары 1000 кешегә исәпләнүенә дә бәйле. Зуррак залда, әлбәттә, билет та арзанаер иде.
Конференциядә катнашучы Айдар Галимов та “Татар җыры”ның никадәр әһәмиятле, бөтен татар дөньясында резонанс тудыручы фестиваль булуы хакында сөйләде. Журналистлар: “Яшьләр узып китәр дип курыкмыйсызмы?” дигәч, җырчы:
– Инде 9 ел рәттән «Татар җыры» фестивале лауреаты булдым. Үземне 9 тапкыр чемпион калган кешедәй хис итәм. Быел 10нчысын да бирсәләр әле менә... Димәк, яшьләрне миңа узарга, ким дигәндә, 10 ел вакыт кирәк, курыкмыйм, - дип шаярды.
– Фестивальне башка төбәкләрдә дә үткәрүгә ничек карыйсыз?
– Минемчә, аның Казанда гына, ләкин бер дигән итеп узуы хәерлерәк. “Золотой граммофон”ны төрле шәһәрләрдә үткәреп йөрмиләр бит. Гомумән, “Татар җыры” ул – эшләргә стимул, иҗатка зур бәя. Елның шундый нәтиҗәсе булып тору – үзе үк двигатель, – диде Айдар Галимов.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|