|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2017 Юмор
«Алкаш Гомәр кайда тора?» яки Кушамат кайчан кушыла?
«Алкаш Гомәр кайда тора?» Бер дәфтәргә исемлек төзеп, ул завуч Әкрам абый янына керә. Әкрам абый исемлекне карый да: “Сеңлем, безнең авыл бик зур, халкы күп, шунлыктан кирәкле кешене кушаматы буенча гына табып була”, – дип, һәр исем-фамилия артына кушаматларын өстәп чыга. Исемлектә Гомәрләр генә дә бишәү икән. Чатан Гомәр, Кәҗә Гомәр, Сукыр Гомәр, Телсез Гомәр һәм Алкаш Гомәр. Кушаматлары белән сорашып бара-бара яшь укытучы күп әти-әни белән таныша. Тик Алкаш Гомәр белән генә уңайсыз хәлгә кала. Бер капка төбендә юан бүрәнәләрдән бура бурап ятучы киң җилкәле, зур гәүдәле ир-ат янына тукталып, ул: “Абый, белмисезме, Алкаш Гомәрләр кайда тора?” – дип сорый. Ә теге кеше исә нәкъ менә ул эзләгән Гомәр булып чыга. “Мин инде ул Алкаш Гомәр, ни йомыш, сеңлем?” – дигәч, укытучы кыз коелып төшә, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй була. Теге ир: “Ярар, ярар, уңайсызланма, сеңлем, эчеп-эчеп тә исермәгәнгә авылдашлар үз итеп таккан кушаматым ул минем”, – дигәч, укытучы кыз үз җаена кайта. Шунда җиткәч, бәйрәм хөрмәтенә бераз төшереп алган ир: “Син үзең дә “нимес” бит, әллә оныттыңмы?” – дип кычкырып җибәрә.
Рәҗәб ӘХМӘТОВ |
Иң күп укылган
|